Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин гражданлык бурычын үтәде

Бүген Россиядә бердәм тавыш бирү көне. Татарстанда Президент һәм муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнары депутатлары сайлана. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да гражданлык бурычын үтәде. Ул Казанның Ботаника ур., 7 нче йорт адресы буенча урнашкан 88 нче урта гомумбелем бирү мәктәбендәге 279 нчы сайлау участогында тавыш бирде....

Бүген Россиядә бердәм тавыш бирү көне. Татарстанда Президент һәм муниципаль берәмлекләр вәкиллекле органнары депутатлары сайлана. ТР мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да гражданлык бурычын үтәде. Ул Казанның Ботаника ур., 7 нче йорт адресы буенча урнашкан 88 нче урта гомумбелем бирү мәктәбендәге 279 нчы сайлау участогында тавыш бирде.

Сайлау бюллетеньнәрен үтә күренмәле урнага төшергәч, мөфти хәзрәтләренә "Мин тавыш бирдем" дип язылган махсус беләзек бирелде.

Искәртеп үтәбез: кәгазьдән эшләнгән махсус беләзек бүген җәмәгать транспортында бушлай бару, республика музейларына бушлай керү мөмкинлеге бирә.

Фотосурәт dumrt.ru сайтыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев