Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тарихи календарь: 10 гыйнвар вакыйгаларда һәм шәхесләрдә

Җәмгыять Тарихи календарь: 10 гыйнвар вакыйгаларда һәм шәхесләрдә 1865 елның 10 (яңа стиль белән - 24) гыйнварында шәһәр җәмәгать китапханәсе (хәзерге Татарстан Республикасы Милли китапханәсе) ачыла. Казанда яшәгән библиофил һәм туган якны өйрәнүче Иван Алексеевич Второвның 903 исемдәге һәм 1908 томнан, периодик басмалардан торган шәхси коллекциясе хәзерге Милли китапханәнең нигезе...

Җәмгыять Тарихи календарь: 10 гыйнвар вакыйгаларда һәм шәхесләрдә 1865 елның 10 (яңа стиль белән - 24) гыйнварында шәһәр җәмәгать китапханәсе (хәзерге Татарстан Республикасы Милли китапханәсе) ачыла. Казанда яшәгән библиофил һәм туган якны өйрәнүче Иван Алексеевич Второвның 903 исемдәге һәм 1908 томнан, периодик басмалардан торган шәхси коллекциясе хәзерге Милли китапханәнең нигезе булып санала. И.А.Второвның улы Николай Иванович Второв (әдәбиятчы, археолог һәм этнограф) 1844 елда бу коллекцияне, җәмәгать китапханәсе оештыру максаты белән, шәһәргә бүләк итә. 10 гыйнварда рәссам Равил Закир улы Саттаровның тууына 60 ел (1957-2010) Россиядә: 1775 елда үзен император Петр III дип игълан итеп, фетнә башлаган Емельян Пугачёвны Мәскәүдә асалар. 2010 елда Россия Федерациясендә "суд карары буенча өеннән чыгуны тыю" (рус. "домашний арест") дигән яңа җинаять җәзасы кертелә. Дөньяда: 1863 елда Лондонда дөньяда беренче метрополитен (3,6 км) юлы ачыла. 1920 елда Милләтләр Лигасының тарихтагы беренче утырышында Беренче Бөтендөнья сугышына нокта куйган Версаль килешүе үз көченә керә. 2001 елда Википедия проекты эшли башлый. Бүген Беренче БМО Генераль Ассамблеясы ачылышы көне. Бүген Төркиядә газета хезмәткәрләре көне. Туган көннәр: Фоат Шакир улы Мансуров (1928-2010) - татар дирижеры, музыкант, Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге иясе. Ул Алма-Ата шәһәрендә туа. 1966 елда Бөтенсоюз дирижерлар конкурсында лауреат була. 1968 елда Казанда М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрына баш дирижер итеп билгеләнә. Шул ук вакытта Фоат Мансуров Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрында дирижерлык итә. Дирижер Мансуровның репертуары үз эченә күпсанлы зур симфоник әсәрләр, опера һәм балет спектакльләрен ала. Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестрының 1991-1993нче елгы концерт программасы өчен Фоат Мансуровка Г.Тукай исемендәге Дәүләт бүләге бирелә. Ул 82 яшендә Мәскәүдә вафат булды. Раил Кузеев - этнология һәм этнография белгече, академик. Раил Гомәр улы Кузеев Башкорт АССРның Чишмә районы Әмин авылында дөньяга килә. Үзенең гомерен этнослар этногенезы һәм эволюциясе мәсьәләләрен өйрәнүгә багышлап, Р.Кузеев Урта Идел буенда һәм Көньяк Уралда фин-угыр, төрки һәм көнчыгыш славян халыкларының үзара бәйләнеше тарихын өйрәнә. Хезмәтләре: «Идел буе һәм Көньяк Урал халыклары: тарихка этногенетик караш», «Урта Идел һәм Урал буе халыклары». Ул 2005 елның 2 августында вафат булды. Ямаш Игәнәй - татар шагыйре, журналист, публицист. Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы (1982 елдан). Ананий Нестер улы Малов (чын исеме) 1938 елның 10 гыйнварында Татарстан АССРның Сарман районында урнашкан Ләке авылында дөньяга килә. Ямаш Игәнәй XX гасырның 70 нче елларында ук ул шигырьләрен Татарстанның көндәлек матбугатында, күмәк җыентыкларда бастыра башлый. 1981 елда аның «Сәфәр чыгам» исемле беренче җыентыгы чыга. 1983 елда шагыйрьнең кече яшьтәге балалар өчен «Йолдыз булып ян» һәм 1984 елда «Хәзинәләр иле» исемле китаплары басыла. 1987 елда - «Игелекле төбәк», ә 1989 елда аның «Мин әтигә охшаган» исемле шигырьләр җыентыклары дөнья күрә. Иҗатчының шулай ук публицистик әсәрләре һәм очерклары бар. Алар аның «Бәддога» (1994) китабында тупланган. 1997 елның 1 мартында Чаллы шәһәрендә вафат була. Ул туган авылы зиратында җирләнә. Салават Фәтхетдинов (1960) - җырчы, Татарстан Республикасының халык артисты, Башкортстан һәм Россиянең атказанган артисты. Муса Җәлил премиясе, Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты. Башкортстанның Тәтешле районы Аксәет авылында туа. Казан мәдәният институтының режиссерлар әзерләү бүлегенә укырга керә һәм 1989 елда тәмамлый. Шул ук елны "Татар җыры-89" конкурсы лауреаты була. Альбомнары: "Икенче 25 еллыкның беренче сезоны", "Беренче юбилей", "24 ел сезнең белән!", "Уйланырга урын бар…", "И туган тел, и матур тел…", "Салаватта кунакта", "Әлегә соң тугел", "Арыганчы җырлармын - туйганчы тыңларсыз!" һәм башкалар. Риф Заһри улы Фәхретдинов (1949) - рәссам-монументалст, Татарстан Рәссамнәр берлеге әгъзасы. 1990 елның 30 августында республикада Татарстанның дәүләт суверенитеты турында декларация кабул ителә. Шуннан соң1991 елның ноябрендә -Татарстан флагы, 1992 елның февралендә-гербы, ә 1993 елның июлендә гимны гамәлгә кертелә. Республика гербы проектын эшләүдә байтак рәссам катнаша. Югары Совет сессияләрендә, газета-журнал битләрендә күптөрле проектлар турында фикер алышканнан соң, монументаль сәнгать остасы, рәссам Риф Фәхретдинов ясаган проект җиңеп чыга. Республика гербының сурәте Татарстан Республикасы Югары Советы, аның Президиумы, Татарстан Республикасы Президенты резиденциясе, Министрлар Кабинеты, аның буйсынуындагы министрлыклар һәм дәүләт комитетлары, Татарстан Республикасы Югары Суды һ.б. судлар, халык депутатларының җирле Советлары һәм аларның башкарма органнары эшли торган биналарга, Татарстан Республикасы законнары нигезеңдә мөһерләренә һәм документ кәгазьләренә герб сурәте төшерү хокукы бирелгән республика буйсынуындагы предприятие һәм оешмаларның мөһерләренә һәм документ кәгазьләренә урнаштырыла. Нил Гафур улы Юзиев (1931-1996) - әдәбият галиме, тәнкыйтьче, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт бүләге лауреаты (1974). Башкортстанның Яңавыл районы Ямады авылында туа. Нил Юзиевның әдәбият фәне һәм әдәби процессның актуаль мәсьәләләренә багышланган беренче тәнкыйть мәкаләләре көндәлек матбугатта узган гасырның илленче еллары башында күренә. Ул Муса Җәлил, Әхмәт Фәйзи, Сибгат Хәким кебек шагыйрьләрнең иҗаттагы индивидуальлекләрен тикшерә. 1966 елда «Традицияләр яңарганда», 1969 елда «Сәнгатьчә матурлык һәм осталык» җыентыкларын бастырып чыгара. Биредә ул Гомәр Бәширов, Мирсәй Әмир, Фатих Хөсни, Атилла Расих, Гариф Ахунов романннарының сәнгатьчә үзенчәлекләре турындагы күзәтүләре белән уртаклаша, татар әдәбиятының кино, рәсем һәм театр сәнгатьләре белән үзара бәйләнешләрен тикшерә, җитмешенче елларда галимнең «Шигырь гармониясе» (1972), «Хәзерге татар поэтикасы» (1973) исемле теоретик хезмәтләре дөнья күрә. «Шигырь гармониясе» һәм «Хәзерге татар поэтикасы» китаплары өчен 1974 елда Нил Юзиев Татарстан Республикасының Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була. Ул уннан артык китап һәм монография, йөздән артык мәкалә һәм урта мәктәпләр өчен дәреслекләр авторы. 1981 елда аңа «Татарстанның атказанган фән эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелә. Галим 1996 елның 11 сентябрендә Казанда вафат була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев