Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Тамырлары белән Мөслимнән булган Динә Закирова - республиканың иң оста скрипкачысы

Чал­лы - мә­дә­ни­ят, сән­гать өл­кә­сен­дә та­лант­лар­га бай шә­һәр. Без­дә җыр­чы­лар, би­ю­че­ләр, му­зы­кант­лар күп. Алар ара­сын­да скрип­ка­чы Ди­нә За­ки­ро­ва да бар. Шә­һә­ре­без­дә бе­лем алып, Чал­лы­да тә­ү­ге тап­кыр сәх­нә­гә чык­кан Ди­нә бү­ген­ге көн­дә Г.Ка­мал исе­мен­дә­ге Ака­де­мия те­ат­рын­да скрип­ка­чы бу­лып эш­ли. Га­зе­та уку­чы­ла­ры­быз­га та­лант­лы кеше бе­лән әң­гә­мә тәкъ­дим итә­без. -Ди­нә, үзе­гез бе­лән та­ныш­ты­ры­гыз...

Чал­лы - мә­дә­ни­ят, сән­гать өл­кә­сен­дә та­лант­лар­га бай шә­һәр. Без­дә җыр­чы­лар, би­ю­че­ләр, му­зы­кант­лар күп. Алар ара­сын­да скрип­ка­чы Ди­нә За­ки­ро­ва да бар. Шә­һә­ре­без­дә бе­лем алып, Чал­лы­да тә­ү­ге тап­кыр сәх­нә­гә чык­кан Ди­нә бү­ген­ге көн­дә Г.Ка­мал исе­мен­дә­ге Ака­де­мия те­ат­рын­да скрип­ка­чы бу­лып эш­ли. Га­зе­та уку­чы­ла­ры­быз­га та­лант­лы кеше бе­лән әң­гә­мә тәкъ­дим итә­без. -Ди­нә, үзе­гез бе­лән та­ныш­ты­ры­гыз әле. Әти-әни­ем Мөс­лим ра­йо­ны Мөс­лим авы­лын­да ту­ып-үс­кән. Га­и­лә кор­гач, алар 1985 ел­да Чал­лы­га кү­чеп кил­гән­нәр һәм бү­ген­ге көн­дә дә шун­да яши­ләр. Мин 1986 ел­да ту­ган­мын. Шә­һә­ре­без­нең 54нче та­тар гим­на­зи­я­сен­дә бе­лем ал­дым. Әни­ем Ди­лә­рә За­кир­җан кы­зы 13нче та­тар сән­гать мәк­тә­бен­дә ба­ла­лар­ны ба­ян­да уй­нар­га өй­рә­тә. Әти­ем Иль­яс Рәм­зи улы һө­нә­ре бу­ен­ча, сән­гать­тән ерак бул­са да, мә­дә­ни­ят­кә, җыр-му­зы­ка­га га­шыйк. Алар ми­не му­зы­ка мәк­тә­бен­дә укыр­га бир­де­ләр. -Ди­мәк, сез­нең му­зы­кант бу­лу­ы­гыз­да алар зур роль уй­на­ган. Ни өчен уен ко­рал­ла­ры ара­сын­да скрип­ка­га өс­тен­лек бир­де­гез? Ба­ла­лар әти-әни­лә­ре­нең хы­я­лын тор­мыш­ка ашы­ра ди­ләр бит. Ми­нем бе­лән дә шу­лай ки­леп чык­ты. Әни­ем кеч­ке­нә­дән скрип­ка­га га­шыйк бул­ган, Мөс­лим­дә бу уен ко­ра­лын­да уй­нар­га өй­рә­нү мөм­кин­ле­ге бул­ма­гач, ба­ян сый­ны­фын­да укы­ган. Әм­ма скрип­ка­га мә­хәб­бә­те ки­ме­мә­гән аның. Шун­лык­тан әти-әни­ем ми­не скрип­ка сый­ны­фы­на укыр­га бир­гән­нәр. Ә әни­ем үзе­нә дә скрип­ка са­тып алып, ми­нем бе­лән бер­гә этюд, гам­ма­ны өй­рән­де. Ул кон­сер­ва­то­ри­я­дә укыр­га да хы­ял­лан­ган бул­ган. Тик авыл ба­ла­сы­ның бу хы­я­лы тор­мыш­ка аш­ма­ган, ул Әл­мәт му­зы­ка учи­ли­ще­сын тә­мам­лап, ки­я­ү­гә чы­гып, үзен ба­ла­лар­да сән­гать­кә мә­хәб­бәт тәр­би­я­лә­ү­гә ба­гыш­ла­ган. Аның ка­ра­вы мин ка­дер­ле­лә­рем­нең ки­ңә­ше һәм яр­дә­ме бе­лән му­зы­ка мәк­тә­бен, Чал­лы му­зы­ка учи­ли­ще­сын, Ка­зан дә­ү­ләт кон­сер­ва­то­ри­я­сен тә­мам­лап, әни­ем­нең хы­я­лын тор­мыш­ка ашыр­дым. -Ди­нә, еш кы­на ба­ла­лар ике мәк­тәп­тә дә укыр­га өл­гер­мим дип, му­зы­ка мәк­тә­бен таш­лар­га те­ли­ләр. Сез­дә ан­дый те­ләк бул­ма­ды­мы? Ни­чек уй­лый­сыз, мон­дый оч­рак­лар­да әти-әни ба­ла­сы­на те­ләк­тәш­лек бел­де­рер­гә ти­еш­ме? Мин­дә дә бул­дый ан­дый хәл. Яр­ты ел му­зы­ка мәк­тә­бе­нә йөр­мә­дем. Ал­ла­га шө­кер, әти-әни­ем ми­ңа йом­шак­лык күр­сәт­мә­де: "Көз­дән нык­лап му­зы­ка мәк­тә­бен­дә уку­ың­ны дә­вам итә­сең!" ди­де­ләр. Мо­ның өчен мин әти-әни­е­мә го­ме­рем бу­е­на рәх­мәт­ле­мен. Ба­ла му­зы­ка мәк­тә­бен­дә укый­мы, өс­тә­мә бе­лем би­рү уч­реж­де­ни­е­сен­дә шө­гыль­лән­ме ата-ана ба­ла­сы­на ка­ра­та та­ләп­чән бу­лыр­га ти­еш. Мин әти-әни­ем­нең яр­дә­ме, ва­кы­тын­да нык­лы ка­рар ка­бул итүе нә­ти­җә­сен­дә бү­ген­ге һө­нә­рем­не сай­ла­дым. Хә­зер мин тор­мы­шым­ны скрип­ка­сыз күз ал­ды­на да ки­те­рә ал­мыйм. Өй­дән ку­лы­ма скрип­кам­ны то­тып чы­гып кит­мә­сәм, мин үзем­дә нин­ди­дер буш­лык хис итәм. -Ата-ана­лар ара­сын­да та­тар­ча укы­ган ба­ла юга­ры бе­лем алал­мый ди­гән ял­гыш фи­кер йө­ри. Сез та­тар гим­на­зи­я­сен­дә укып, кон­сер­ва­то­рия тә­мам­лап, та­ныл­ган скрип­ка­чы дә­рә­җә­се­нә иреш­те­гез... Ал­ла­га шө­кер, юлым­да гел әй­бәт укы­ту­чы­лар оч­ра­ды. Гим­на­зи­я­дән соң, Чал­лы му­зы­ка учи­ли­ще­сын­да Ве­ро­ни­ка Яку­ни­на­да скрип­ка сый­ны­фын­да укы­дым. Би­ре­дә Гөл­за­дә Нур­га­ли­мо­ва та­тар әдә­би­я­ты­на мә­хәб­бәт тәр­би­я­лә­де. Ми­не тә­ү­ге тап­кыр сәх­нә­гә чы­га­ру­чы Чал­лы­да гы­на тү­гел, рес­пуб­ли­ка­да бил­ге­ле шә­хес Ил­шат Га­лим­хан улы бул­ды. Ул ми­нем өчен мах­сус ро­манс яз­ды. Мин аны хә­зер дә клас­сик кон­церт­лар­да уй­ныйм һәм Ил­шат абый­ның як­ты ру­хы­на ба­гыш­лыйм. Ты­рыш­лык бул­ган­да, та­тар те­лен­дә уку гы­на мак­сат­ка ире­шү юлын­да кир­тә бу­ла ал­мый. Ал­ла­га шө­кер, Чал­лы му­зы­ка учи­ли­ще­сын­да төп­ле бе­лем бир­де­ләр. Ан­нан соң кон­сер­ва­то­ри­я­дә уку авыр бер дә бул­ма­ды. -Бе­лү­ем­чә, сез кон­сер­ва­то­ри­я­дә дә та­тар­ча укы­ган­сыз. Ал­ла­га шө­кер, тор­мы­шым­да гел әй­бәт укы­ту­чы­лар гы­на оч­ра­ды. Учи­ли­ще­ның соң­гы кур­сын­да укы­ган­да мин кон­сер­ва­то­ри­я­гә Ма­рат Әх­мә­тов­ка йө­ри баш­ла­дым. Ул ми­нем бе­лән дә­рес­ләр­не та­тар те­лен­дә алып бар­ды. Та­тар мо­хи­тын­да тәр­би­я­лән­гән, укы­ган ба­ла өчен бу зур бә­хет. Ма­рат Га­киф улы кон­сер­ва­то­ри­я­дә укы­ган­да ми­ңа та­тар ком­по­зи­тор­ла­ры­ның әсәр­лә­рен өй­рә­нер­гә һәм уй­нар­га мөм­кин­лек бир­де. Без­нең ком­по­зи­тор­ла­ры­быз­ның әсәр­лә­ре баш­ка мил­ләт ком­по­зи­тор­ла­ры әсәр­лә­рен­нән бер дә ким тү­гел. Мәр­хүм про­фес­сор Ва­дим Афа­нась­ев, та­тар ак­цен­ты бе­лән уй­на­ган­га­дыр ин­де, ми­нем ту­ры­да "Бах­ны та­тар­ча уй­ный" дия иде... Шө­кер, ос­та­зым Ма­рат Әх­мә­тов бе­лән бү­ген дә ту­ган­нар­ча, җы­лы мө­нә­сә­бәт­тә яши­без. -Г.Ка­мал те­ат­ры­на ни­чек эш­кә ур­наш­ты­гыз? Мин кон­сер­ва­то­ри­я­дә укы­ган­да ук, дө­рес­рә­ге 2008 ел­дан Г.Ка­мал исе­мен­дә­ге та­тар дә­ү­ләт ака­де­мия те­ат­рын­да эш­лим. Кеч­ке­нә­дән те­атр­га га­шыйк ке­ше­нең мәш­һүр те­атр­га эш­кә ур­на­шуы үзе бер мог­җи­за. Мон­да ми­не Та­тар­стан­ның ха­лык ар­тис­ты, Та­тар­стан­ның ат­ка­зан­ган сән­гать эш­лек­ле­се Фо­ат Әбү­бә­ке­ров үз ка­на­ты ас­ты­на ал­ды. Ул ми­ңа ор­кес­тр­да уй­нау тәҗ­ри­бә­сен өй­рәт­те. Бу те­атр­да­гы ос­та һәм та­лант­лы ди­ри­жер­ның үз итеп, һәр­да­им ки­ңәш­ләр би­рүе дә зур бә­хет. Мон­дый шә­хес­ләр бе­лән эш­ләү җа­вап­лы да, рә­хәт тә. Шө­кер, хез­мәт юлым­да тәҗ­ри­бә­ле ос­таз­лар күп бул­ды. 2009-2011 ел­лар­да Ай­дар Фәй­зе­рах­ма­нов җи­тәк­че­ле­ген­дә­ге та­тар дә­ү­ләт фольк­лор ан­сам­блен­дә хез­мәт куй­дым. Мон­да эш­ләү дә ар­тист өчен зур тор­мыш мәк­тә­бе. Мин Ай­дар абый Фәй­зе­рах­ма­нов­ны да үзем­нең укы­ту­чым дип са­ныйм. Ул бик та­ләп­чән, акыл­лы җи­тәк­че. Аның куш­кан­на­рын үти­се ге­нә ки­леп то­ра. Мин укып эш­лә­гән­дә ва­кы­тым­ны дө­рес һәм нә­ти­җә­ле бү­ләр­гә өй­рән­дем: ир­тән ре­пе­ти­ция, көн­дез уку, кич спек­такль... Ба­ры­сы­на да өл­гер­дем. -Ди­нә, сез бик еш Ал­ла­га шө­кер ди­сез... Мин үзе­мә би­рел­гән һәр мөм­кин­лек­не Ал­ла­һы Тә­га­лә­нең сы­на­вы дип ка­бул итәм. Ма­рат абый Ай­дар Фәй­зе­рах­ма­нов ан­сам­бле­нә му­зы­кант­лар җы­я­лар икән, ба­рып ка­ра әле, ди­гәч бар­дым. Бу урын­га Зә­рия Ку­не­е­ва ки­лә­се бул­ган. Тик кы­ен­лык­лар­дан, җа­вап­лы­лык­тан кур­кып­мы, ул би­ре­гә кил­мә­гән. Шу­лай итеп, Ал­ла­һы яр­дә­ме бе­лән мин ан­самбль­гә эш­кә ур­наш­тым. Мин хол­кым бе­лән аван­тю­рист. Ал­ла­һы тә­га­лә тәкъ­ди­мен һәр­ва­кыт ка­бул итәм, ке­ше­ләр­гә "юк" ди­мим, һәр­ва­кыт "әйе" дип җа­вап би­рәм. Буш­лай уй­нар­га да ба­рам. Скрип­ка­чы ми­нем хә­ләл һө­нә­рем. Бү­ген мә­сә­лән, буш­лай уй­нап ке­ше­ләр­не сө­ен­дер­сәм, әле­ге ча­ра­да яңа дус­лар та­бып, ир­тә­гә бәл­ки, хез­мә­тем бә­я­лә­нер. Мин шу­лай тәр­би­я­лән­гән, баш­та ке­ше­ләр­не, ан­на­ры гы­на үзем­не кай­гыр­там. -Ирегез Ил­нур бе­лән дә те­атр­да та­ныш­кан­сыз­дыр ин­де? Мин аны 2008 ел­дан бир­ле бе­ләм. Ул тый­нак, җит­ди ке­ше. Ша­яр­мый да иде. Шун­лык­тан мин 2010 ел­га ка­дәр аны өй­лән­гән ке­ше­дер дип йөр­дем. Аның бе­лән баш­та "Исән­ме­сез" дип ке­нә исән­ләш­тек. Мин "Ал­ка­нат" рок төр­ке­ме со­лис­ты да. Ә Ил­нур әле­ге төр­кем­нең фа­на­ты. Бер көн­не ми­ңа СМС кил­де. Ан­да "Ал­ка­нат" төр­ке­ме­нең чи­рат­та­гы кон­цер­ты кай­чан бу­ла? Ка­мал­дан Ил­нур" ди­ел­гән иде. Ме­нә шун­нан соң, аның бе­лән дус­ла­шып яр­ты ел йөр­дек тә, өй­лә­неш­тек. Ал­ла­һы бо­ер­са, әти­се­нә оша­ган кы­зы­быз Зә­ли­я­гә 3 яшь ту­ла. Ил­нур - биш ва­кыт на­маз укый тор­ган ыша­ныч­лы һәм җа­вап­лы ке­ше. -Кай­на­на бе­лән мө­нә­сә­бәт­лә­ре­гез ни­чек? Әни­е­без­гә 65 яшь, күч­тән­чә­ләр алып Әт­нә ра­йо­ны­на кай­та­быз. Ул бик яшь­ли тол ка­лып, 4 ба­ла­ны бе­рү­зе үс­тер­гән. Ба­ры­сы­на да юга­ры бе­лем бир­гән. Мон­дый ана­га хөр­мәт бе­лән баш ияр­гә ге­нә ки­рәк дип уй­лыйм. -Сез бер­ни­чә җир­дә эш­ли­сез, га­и­лә­гез­не тәм­ле ри­зык­лар бе­лән сый­лый­сыз. Мо­ның өс­те­нә тү­бә­тәй, кал­фак­лар да чи­гә­сез... бар­сы­на да ни­чек өл­ге­рә­сез соң? Буш вак­ты­ла­рым­да кал­фак­лар чи­гәр­гә то­тын­дым. Бу сәх­нә об­ра­зым­ны ту­лы­лан­ды­ру өчен ки­рәк. Мин ба­ла­га уен­чык­лар бәй­лә­ү­дән баш­ка кул эшен бел­ми идем. Хә­зер кал­фак, тү­бә­тәй­ләр­не үзем те­гәм, үзем сәй­лән бе­лән чи­гәм, таш­лар бе­лән би­зим. Кыс­ка­сы, үзе­мә ни ки­рәк, ба­ры­сын да үзем­чә эш­лим. Һәрь­як­тан ка­мил бу­лып үсәр өчен күп нәр­сә­не эш­ли бе­лү за­рур. Бу дөнь­я­да си­не бер­кем дә эш­кә өй­рәт­ми. Шу­ңа кү­рә фә­кать үзе­ңә ты­ры­шыр­га ки­рәк. -"Җыр­лыйк әле" те­ле­ви­зи­он тап­шы­ру­ын­да сез­нең скрип­ка­да уй­на­вы­гыз нур өс­те­нә нур. Әле­ге тап­шы­ру­га ни­чек кил­де­гез? Бу тап­шы­ру­га элә­гү­ем дә Ал­ла­һы Тә­га­лә бү­лә­ге. Бер көн­не тап­шы­ру­ның ав­то­ры Нә­җип Бәд­рет­ди­нов­ны төш­тә күр­гән идем. Икен­че көн­не ул шал­ты­ра­тып, ми­не тап­шы­ру­га ча­кыр­ды. Бак­саң, аңа фи­лар­мо­ни­я­дә кадр­лар бү­ле­ген­дә эш­лә­ү­че ха­ты­ны Гөл­чи­рә апа ми­не тәкъ­дим ит­кән икән. Ми­нем тор­мыш пазл ке­бек җы­е­ла, ва­кы­тын­да "әйе" дип әй­тер­гә ге­нә ки­рәк. -"Җыр­лыйк әле" тап­шы­руы ха­лык ара­сын­да по­пу­ляр. Мо­ның се­ре ни­дә дип уй­лый­сыз? Тап­шы­ру­га үз эше­нең ос­та­ла­ры туп­лан­ган. Алар бе­лән за­ман­ча эш­ли тор­ган ре­жис­сер Гү­зәл Вә­лих­мә­тов­на җи­тәк­че­лек итә. Ха­лык яра­тып ка­рый, ми­ңа да уңай фи­кер­ләр яза­лар. Сез­нең скрип­ка­да уй­на­вы­гыз­ны ярат­кан­га ба­лам­ны му­зы­ка мәк­тә­бе­нә бир­дем ди­ю­че­ләр күп... Мон­дый хат­лар уку сө­е­неч, ди­мәк, мин үз һө­нә­ре­мә ба­ла­лар­да мә­хәб­бәт тәр­би­я­лим. Мин 1 ел "МА­КИ" да ба­ла­лар да укыт­тым. Тик язу-сы­зу­га ва­кыт күп кит­кән­лек­тән укы­ту­чы­лык­ны әле­гә кал­дыр­дым. Кем бе­лә, бәл­ки ки­лә­чәк­тә яңа­дан бу эш­кә әй­лә­неп кай­тыр­мын. -Ал­ма ага­чын­нан ерак төш­ми ди­ләр. Кы­зы­гыз­ны үзе­гез­нең юл­дан җи­бә­рер иде­гез­ме? Әл­бәт­тә. Му­зы­ка ярат­кан ба­ла яшь­тәш­лә­рен­нән иге­лек­ле, зы­я­лы бу­луы бе­лән ае­ры­лып то­ра. Зә­ли­я­без "Шү­рә­ле" бе­лән "Су ана­сы"н Ту­кай яз­га­нын бе­лә ин­де. Алар­ны әти­се бе­лән өлеш­ләп ят­тан өй­рә­нә. Сәх­нә­не, те­атр­ны яра­та. Спек­такль­ләр­не яра­тып ка­рый. Өй­дә кур­чак­ла­ры­на спек­такль­ләр дә күр­сә­тә. -Ди­нә - сез күп­кыр­лы та­лант. Бү­ген­ге ха­лә­те­гез­не ни­чек бә­я­ли­сез? Ал­лаһ­ка шө­кер, мин әти-әни­ем­нең хы­я­лын тор­мыш­ка ашы­рып, алар­ны да үзем­не дә бә­хет­ле ит­тем. Әти-әни­ем, энем исән-сау, ярат­кан эшем, ирем - нык­лы те­рә­гем, мә­хәб­бәт җи­ме­ше­без - кы­зы­быз үсеп ки­лә. Бо­лар­ның ба­ры­сы өчен мин, Ал­ла­һы Тә­га­лә­гә рәх­мәт­ле­мен. Ки­лә­чәк­тә дә яр­дә­мен­нән таш­ла­ма­сын иде ул без­не. Шәһри Чаллы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X