Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сынчы Илисәй Имамов район башлыгының Рәхмәт хатына лаек булды

"Туган якны өйрәнү" музеенда районыбызның күренекле кешеләре белән очрашулар даими үткәрелеп тора. Бүген шундый очрашуларның чираттагысы үтте. Очрашуда Баланлы авылында гомер итүче Илисәй Имамов катнашты. Илисәй ага төрле сыннар иҗат итә. Фераль аенда 85 яшен тутырган якташыбыз, бүген картиналар иҗат итү белән дә шөгыльләнә. Очрашуга район башлыгы Рамил Муллин да...

"Туган якны өйрәнү" музеенда районыбызның күренекле кешеләре белән очрашулар даими үткәрелеп тора. Бүген шундый очрашуларның чираттагысы үтте. Очрашуда Баланлы авылында гомер итүче Илисәй Имамов катнашты. Илисәй ага төрле сыннар иҗат итә. Фераль аенда 85 яшен тутырган якташыбыз, бүген картиналар иҗат итү белән дә шөгыльләнә. Очрашуга район башлыгы Рамил Муллин да килде. Ул сынчы якташыбызга рәхмәтләрен җиткереп, район башлыгының Рәхмәт хатын тапшырды. Чарада катнашучылар Илисәй Имамовка кызыксындырган сорауларын да бирделәр. Аның бүген барлык ясаган сыннары "Туган якны өйрәнү" музеенда саклана. Илисәй абыйның сыннары катнашучыларда зур кызыксыну һәм соклану хисләре уятты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев