Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өстәмә хезмәт күрсәтүне көчләп тагарга тырышкан өчен җаваплылыкка тартылды

"Росгосстрах" ПАО агентлыгының район бүлеге хезмәткәре ОСАГО килешүе төзегәндә клиентка өстәмә хезмәт күрсәтүне көчләп тагарга тырышканы өчен административ җаваплылыкка тартылды.

Район прокуратурасы, гражданнарның мөрәҗәгате нигезендә, иминиятләштерү хезмәтләре күрсәтү вакытында кулланучыларның хокукларын яклау буенча законнарның саклануын тикшерде. Тикшерү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, иминият компаниясе офисына мөрәҗәгать итүчегә агентлык җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Әлфия Абдуллина, бер айга ОСАГО иминият полислары чикле күләмдә генә бирелгәнлектән, автогражданлык җаваплылыгы буенча килешү төзегән вакытта милекне иминиятләштерү буенча да килешү төзү мәҗбүри, дип аңлаткан булуы ачыкланды.

Әлеге таләп законлы түгел дип табылып, район прокуроры тарафыннан Әлфия Абдуллинага карата РФ Адмистратив хокук бозулар турындагы кодексның 15.34.1 маддәсе нигезендә, ягъни иминият оешмасының, иминият агентының яки брокерның федераль закон тарафыннан расланган конкрет төр мәҗбүри иминият килешүе төзүдән нигезсез баш тарту, яки иминиятләштерүчегә федераль законда мәҗбүри итеп каралмаган өстәмә төр иминият хезмәте күрсәтү буенча килешү төзергә мәҗбүр итү дигән матдәсе буенча, административ эш кузгатылды. Эшне тикшергәннән соң, Россия Федерациясе Үзәк банкының Идел-Нократ баш идарәсенә караган Татарстан Республикасы Милли банкы тарфыннан чыгарылган карар нигезендә Әлфия Абдуллина 20 000 сум штраф рәвешендә административ җаваплылыкка тартылды.

Татарстан Республикасы Милли банкы карары белән килешмичә, Әлфия Абдуллина Татарстан Республикасы Мөслим район судына мөрәҗәгать иткән иде. Ләкин район суды дәгъвада күрсәтелгән сәбәпләрне нигезле дип тапмады һәм карар үз көчендә калды, Әлфия Абдуллинаның мөрәҗәгате канәгатьләндерелмәде.

Район прокуратурасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X