Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Социаль ипотека: кайда, күпме, ничек?

Торак мәсьәләсе - илдәге иң актуаль мәсьәләләрнең берсе. Күпчелек гаиләләр һәм гражданнар фатирлы булу өчен ярдәмгә мохтаҗ. Бүген яшь гаиләнең әти-әниләр белән яшәве яисә фатир арендалап яшәве норма булып санала.

Урта сыйныф вәкилләренә хәзерге бәяләр белән торак сатып алу өчен акчаны бик озак җыярга кирәк. Фатир сатып алгач та әле берничә ел дәвамында югары процентлы ставка белән ипотека кредитын түлисе. Монда "Социаль ипотека" программасы ярдәм итә ала. Әлеге программа хакында район башкарма комитетының инфраструктур үсеш бүлеге баш белгече Миргаләуова Роза Фаяз кызы сөйли.

- Роза Фаязовна, нәрсә соң ул социаль ипотека?

- Бюджет оешмасы хезмәткәре дәүләт фонды белән килешү төзи. Аның нигезендә ул фондка хезмәт хакының бер өлешен күчерә. Һәр очракта да фондка күчерелүче хезмәт хакының өлеше аерым күрсәтелә, әмма, кагыйдә буларак, ул хезмәткәрнең кеременең 40 проценты күләмендә була. Ипотека кредиты буенча беренче түләү өчен җитәрлек сумма туплангач, хезмәткәр ташламалы шартларда кредит рәсмиләштерә ала. Әлеге ипотеканың ставкасы билгеләнгән һәм ул еллык 7 процент тәшкил итә. Фатир бәясен 25 елга кадәр түләргә мөмкин. Ипотеканың бер өлешен ана капиталы белән дә түләргә була. Әгәр дә инде граждан бурычын вакытында түли алмаса, түләүләрне кичектеру җае да бар. Банклар тәкъдим иткән гади ипотекалар белән чагыштырганда бу шартлар уңайлырак.

- Бу программада чират ничек бара?

- Монда кагыйдәләр башкачарак. Катнашучының чираты ул фатир көткән вакытка бәйле түгел. Монда җыелган сумма, ягъни рейтинг, төп рольне уйный. Рейтинг югарырак булган саен катнашучы фатир алу хокукына тизрәк ия була.

- Яшь гаиләдә бала туу ипотека суммасының күләмен киметә аламы?

- Социаль ипотека килешүендә 3.2.8 пункты бар. Анда билгеләнгәнчә, учетка алынган гаиләдә бала туган очракта, торак бәясен түләү өчен һәр туган балага 200 мең сум күләмендә дәүләт ярдәме дә бирелә. Бүгенге көндә әлеге программа буенча фатир алу өчен районда 14 кеше чиратта тора.

- Социаль ипотека килешүе төзү өчен кайда мөрәҗәгать итәргә?

- Торак шартларынтяхшыртуга мохтаҗ гаиләләрне исәпкә кую өчен документлар район хакимиятендә - Башкарма комитетның инфраструктур үсеш бүлегендә кабул ителә. Безнең адрес: Мөслим авылы, Пушкин урамы, 41 йорт. Белешмәләр өчен телефон: 2-57-82, 8-908-342-50-27. Без республика Министрлар Советы тарафыннан 2005 нче елның 15 апрелендә кабул ителгән "Татарстан Республикасында социаль ипотека системасында торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ ларны исәпкә кую кагыйдәләрен һәм тәртибен раслау турында"гы 190 санлы карар нигезендә эшлибез.

- Социаль ипотекага чиратка басу өчен шартларны тагын бер кат аңлатып китсәгез иде.

- Моның өчен гариза бирүче һәм гаиләнең эшкә сәләтле затлары эшләргә бурычлы (гариза бирүче бюджет өлкәсендә яисә социаль ипотеканы финанслаучы предприятиедә эшләргә тиеш). Бер кешегә туры килгән торак мәйдан күләме 18 квадрат метрдан ким булуы шарт. Гаиләнең һәр әгъзасына яшәү минимумын тәэмин итәрлек һәм торакны милеккә сатып алу буенча агымдагы түләүләрне гарантияләүче ай саен кереме булып тору да мәҗбүри.

Әңгәмәдәш - Мөнирә Арсланова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама