Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сорагыз - җавап бирәбез: "Шәхси хуҗалыкларга бирелүче кредит ставкалары төштеме?"

Матбугат үзәгенең кайнар линиясенә мөслимлеләр борчыган сорауларын юллый. Аның чираттагысы банк хезмәтләренә кагыйла. Сорауны Мөслимнән Фазыйл Фатыйхов юллады: Торак алу өчен ипотека кредитларына дәүләт ярдәме бирү программалары төгәлләнде. Һәм фатир алу өчен бирелүче кредитларның ставкалары шул арада югары күтәрелде. Процент ставкалары 1,5-2,3 % кына булса да, һәр чыгымны санап яшәгән...

Сорауларга "Россельхозбанк" акционерлык җәмгыятенең 6721 санлы өстәмә офисы управляющие Владислав Харитонов җавап бирә:

- Бүгенге көндә "Россельхозбанк" акционерлык җәмгыяте бөтен Татарстан территориясендә фатир, йорт, җир участоклары алу өчен кредитлар бирә. Кредилар 180 айдан алып 360 айга кадәр, ягъни 30 елга кадәр вакытка бирелә ала. Фатир алу өчен кредитларның ставка күләме 10,25-10,75% тәшкил итә. 6721 санлы Мөслимдәге өстәмә офисы бинасы Ф.Рәшитов урамындагы 40 йортта урнашкан. Килегез. хезмәткәрләребез сезгә кредит алу тәртибе һәм башка барлык сорауларыгызга җавап бирәчәк. Хәбәрләшү өчен телефоннар: 2-49-23, 2-4913, 8 927 472 91 68, 8 927 470 39 81.

"Шәхси хуҗалыкларны үстерү" буенча бирелүче кредитлар 12 айдан алып 60 айга кадәр биреләләр, процент ставкалары 13,0-15,5 % тәшкил итә. Кредитлар терлек алу, терлекләр өчен сарай салу, трактор һәм авыл хуҗалыгы техникасы өчен тагылма кораллар алу максатына бирелә. Газета укучыларыбызга тагын бер яңалыгыбызны хәбәр итәбез: күпләр белән торгандыр, хәзер банкларның барысы да кредит тарихларының милли үзәгенә тоташкан. Кайбер гражданнарыбыз кредит алуны рәсмиләштергәндә, төрле каршылыкларга очрый, түләнеп беткән яки кредиты булмаса да, шушы сәбәпләр белән кредит бирүгә каршы киләләр. Әгәрдә сез кредит алу тарихыгызга ачыклык кертергә уйлыйсыз икән "Россельхозбанк" ка мөраҗәгать итегез. Кредит тарихыгызга ачыклык кертергә ярдәм итәрбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев