Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Сорагыз - җавап бирәбез: авыл юлларын ничек сакларга?

Матбугат үзәгенең кайнар линиясенә Мари Бүләр авылы халкыннан сорау килде: "Узган ел, Мари Бүләр авылының Нагорная урамында юлны ремонтлап, гравий җәйгәннәр иде. Бер ел да үтмәде юлдан зур трактор белән йөри башладылар. Бигрәк тә яз көне урам юлларына зур техникаларны кертмәскә иде. Ленар Гайнановка күпме әйтеп карадык, тыңламый. Колхозда трактор...

Матбугат үзәгенең кайнар линиясенә Мари Бүләр авылы халкыннан сорау килде: "Узган ел, Мари Бүләр авылының Нагорная урамында юлны ремонтлап, гравий җәйгәннәр иде. Бер ел да үтмәде юлдан зур трактор белән йөри башладылар. Бигрәк тә яз көне урам юлларына зур техникаларны кертмәскә иде. Ленар Гайнановка күпме әйтеп карадык, тыңламый. Колхозда трактор куярга гараж да, каравылчы да бар, югыйсә. Урам юлларын бетермәскә иде бит". Әлеге сорауга Исәнсеф авыл җирлеге башлыгы Иршат Салихов җавап бирә: - Бу мәсьәлә буенча сөйләшү булды. Урамга керүне тыю турындагы билге куелды. Шушы көннәрдә шлагбаум да урнаштырылачак. Механизатор Л. Гайнанов белән тракторын гаражга куя буенча сөйләшенде. Олы техника белән урамда йөрү туктатылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X