Реклама
Яңалыклар
"Снегоход-2016" операциясе башлана
Татарстан Республикасы Дәүләт күзәтчелеге идарәсе боерыгы нигезендә 9 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр "Снегоход-2016" операциясе бара.
Әлеге операция нигезендә барлык снегоходларның, мотовездеходларның, квадроциклларның теркәлү документлары, йөртүченең "АI" категорияле тракторчы-машинист таныклыгының булу-булмавы, техниканың 2016 елда техник күзәтү узуы тикшереләчәк. Теркәлү мәсьәләләрен үәл итү, ел саен узучы техник күзәтү үтү һәм тракторчы-машинист таныклыгы алу ( алыштыру) өчен ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең Мөслимдәге: Мөслим авылы, Пушкин урамы, 91 нче й ортта урнашкан бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Теркәлү һәм машиналарны техник күзәтү уздыру кагыйдәләрен бозган өчен Россия Федераөиясе законында каралган штраф санкөияләре кулланылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев