Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Снегоход-2016" операциясе бара

9 декабрьдән 25 декабрьгә кадәр республикада "Снегоход-2016" операциясе узачак. Бу чорда барлык снегоходларның, мотовездеходларның, квадроциклларның теркәлү документлары, йөртүченең "АI" категорияле тракторчы-машинист таныклыгының булу-булмавы, техниканың 2016 елда техник күзәтү узуы тикшереләчәк.

Теркәлү мәсьәләләрен хәл итү, ел саен узучы техник күзәтү үтү һәм тракторчы-машинист таныклыгы алу (алыштыру) өчен ТР Дәүләт техник күзәтчелегенең Мөслимдәге бүлегенә Мөслим авылы, Пушкин урамы, 91 йорт адресы буенча мөрәҗәгать итәргә кирәк. Теркәлү һәм машиналарны техник күзәтү уздыру кагыйдәләрен бозган өчен Россия Федерациясе законында каралган штраф санкцияләре кулланылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев