Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Синең улларың, Мөслим! "Асса" бию төркеме егетләре - Габидуллиннар белән танышыгыз

Мөслимнең "Асса" бию төркеме бик күп бәйгеләрнең җиңүчесе. Бүгенге көндә ансамбльне Алмаз һәм Рөстәм Габидуллиннар җитәкли. "Ык буе" җыр һәм бию ансамбленең бию группасы солистлары да әлеге егетләр. Түгәрәктә 11-12 яшьлек 26 бала йөри. Авар, татар халык биюләре, стильләштерелгән биюләр башкаручы егет-кызлар тамашачыларыбыз ихтирамын да, мәхәббәтен дә яулап өлгерде.

- Төркемдәге егет-кызлар сайлап кына алынган кебек, һәр хәрәкәтне тиз отып алулары белән аерылып торалар. Алар белән шөгыльләнүе - күңелгә ял, - ди Алмаз Габидуллин.

Әлмәт шәһәрендә узган "Сандугач сайрар илем" республика фестивалендә икенче урынны яулаган райондашларыбыз сәләтле балаларның "Йолдызлык" телевизион фестивалендә дә сынатмадылар: фестивальнең Актанышта узган зона турында беренче урынны алдылар, конкурсның республика турында, махсус призга лаек булып, магнитофон белән бүләкләнделәр.

Алмаз Габидуллин да биючеләре кебек җитез һәм үткер. Бию генә түгел, театр сәнгатен дә ярата ул. Кәрим Тинчуринның "Сүнгән йолдызлар" ында массовкаларда бик оста уйнавы белән аерылып торды. Әлмәт политехника көллиятендә белем алганда ук бию сәнгатенә осталыгы ачыла егетебезнең. Махсус беркайда да укымаса да, табигате белән артист тормышы канында аның дип һич тә арттырмыйча әйтергә буладыр. Мөслим яшьләренең быр-биюгә осталыгы районыбызга җиңү арты җиңү генә алып килә.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама