Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Шимбә көнне мәңгелек йортта зур өмә узачак

Бүген Мөслим авылы зиратында узган җыеылышта оешма-предприятие, мәктәп, балалар бакчалары җитәкчеләре, район активы, район ветераннар советы вәкилләре катнашты. Җыелышны район Башлыгы Рамил Муллин алып барды. Билгеле булганча, 30 апрель, шимбә көнне Мөслимдә зур өмә уздырылачак. Якыннарыбыз, туганнарыбыз җирләнгән зиратта чистарту эшләре башкарылачак. Өмәгә район үзәгендә яшәүче, оешма-предприятиеләрдә эшләүче, шәһәрләрдән бәйрәмгә...

Бүген Мөслим авылы зиратында узган җыеылышта оешма-предприятие, мәктәп, балалар бакчалары җитәкчеләре, район активы, район ветераннар советы вәкилләре катнашты. Җыелышны район Башлыгы Рамил Муллин алып барды. Билгеле булганча, 30 апрель, шимбә көнне Мөслимдә зур өмә уздырылачак. Якыннарыбыз, туганнарыбыз җирләнгән зиратта чистарту эшләре башкарылачак. Өмәгә район үзәгендә яшәүче, оешма-предприятиеләрдә эшләүче, шәһәрләрдән бәйрәмгә кайтучы һәр кеше чакырыла. Хатын-кызларның көрәк, тырма, секатор, ир-атларның балта, пычкы, бензин пычкысы алып килүләре сорала. Машина белән килүчеләрнең шәхси техникаларын "ЗУР" кибете каршындагы машина туктау урынына куюлары сорала. Шулай ук җәяүлеләрне автобуслар белән алып килү планлаштырыла. Тукталышлар коры сөт заводы башындагы "Тугай", Вахитов урамындагы "Альпари" кибете, Пушкин урамы ишек алдындагы машина кую урынында булачак. Маршрут автобуслары 7.30 дан 8.00 сәгатькә кадәр йөриячәк. Шушы ук автобуслар белән өмәчеләрне кайтарып кую да оештырыла. Өмә иртәнге 8.00 сәгатьтә башлана.

"Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел", дигән әйтемне истә тотып, һәркайсыбызның мәңгелек йорты булачак зиратларны чистартуга бердәм төстә катнашыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев