Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Салым хезмәтенең шәхси кабинетында паролеңне онытсаң...

Россия федераль салым хезмәтенең "Физик затлар өчен салым түләүченең шәхси кабинеты" ("Личный кабинет налогоплательщика для физических лиц" (алга таба - ЛК ФЛ) сервисында электрон почта ярдәмендә ЛК ФЛга керү өчен парольне торгызу мөмкинлеге өлешендә сервис яңартылды.

ЛК ФЛ сервисының 2016 нчы елның 20 декабрендә куелган яңа версиясендә файдаланучыга электрон почта ярдәмендә парольне торгызу ысулын сайларга тәкъдим ителә. Бу парольне югалткан очракта кирәк булырга мөмкин. Ризалашып, файдаланучы телефон номерын, расланган электрон почта адресын, контроль сүзне (24 билгегә кадәр озынлыкта) күрсәтә һәм үзгәрешләрне саклый.

Файдаланучы парольне торгызу өчен мәгълүматларны теләсә кайсы вакытта кертә ала. Моның өчен "Профиль" бүлегендә "галочка" куярга кирәк.

Алга таба файдаланучы парольне онытса, ЛК ФЛның старт битендә "Забыли пароль?"гә басып, ИНН, электрон почта адресын, контроль сүзне кертергә кирәк. Өч тапкыр кертеп карау мөмкинлеге бирелгән. Күрсәтелгән мәгълүмат дөрес булса, файдаланучының электрон почтасына парольне торгызу өчен сылтама белән хәбәр килә. Сылтама 12 сәгать гамәлдә, аннан бер тапкыр гына файдаланып була.

Омтылышлар саны арткан очрактапарольне торгызу мөмкинлеге бер тәүлеккә ябыла. Мондый ысул белән парольне 24 сәгатьтән соң торгызырга мөмкин яисә салым түләүче ( аның законлы вәкиле - нотариуста расланган ышаныч язуы, нотариуста расланган ышаныч язуына тәңгәл ышаныч язуы буенча) шәхесен раслаучы документ белән теләсә кайсы салым инспекциясенә (махсус инспекцияләрдән кала) мөрәҗәгать итә ала.

ТР буенча Федераль салым хезмәтенең 11 санлы районара инспекциясе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X