Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рөстәм Миңнеханов Татар авыллары эшкуарларының XI бөтенроссия җыенында катнашты

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татар авыллары эшкуарларының XI бөтенроссия җыенының пленар утырышында катнашты. Чара Казанда «Корстон» КСКК мәйданчыгында узды.

Утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов күргәзмәне карады, аның кысаларында Россиянең төрле төбәкләреннән эшкуарлар үз товарларын тәкъдим итте: милли кием, сувенирлар, косметика, балалар уенчыклары, ит һәм сөт продуктлары.

Утырыш барышында Чуаш Республикасы, Пермь крае, Санкт-Петербург, Ставрополь крае, Төмән һәм Түбән Новгород өлкәләреннән татар эшкуарлары чыгыш ясады. Кунаклар авылда бизнес алып бару үзенчәлекләре, җирле милли мәдәнияткә һәм телгә ярдәм итү бурычларын тормышка ашыру, Татарстан коллегалары белән үзара мөнәсәбәтләр турында сөйләделәр.

Рөстәм Миңнеханов җыенда катнашучыларны сәламләде һәм мондый очрашуларның мөһимлеген билгеләп үтте, бигрәк тә глобальләшү шартларында. «3 көн эчендә сез республикабызның ничек яшәве, биредә нинди программалар гамәлгә ашырылуы белән таныштыгыз. Без үз чиратыбызда сезгә колак салабыз, сезнең тәҗрибәгезне үзләштерәбез», - диде ТР Рәисе.

Ул Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче бизнес вәкилләренең милли мәдәниятне, гореф-гадәтләрне, татар телен саклауга зур әһәмият бирүләренә игътибар итте.

«Без сезне Татарстанда күрүебезгә һәрвакыт шатбыз. Башка төбәкләргә һәм илләргә сәфәрләребез вакытында без татарлар белән очрашырга, теге яки бу мәсьәләләрне хәл итүдә ярдәм итәргә тырышабыз. Бердәмлектә - безнең көч!» - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.

Аннары республика Рәисе Татарстан Республикасы дәүләт бүләкләре тапшырды.

Татар авыллары эшкуарларының XI бөтенроссия җыены 13-15 мартта уза. Быел форум Россиянең 47 төбәгеннән 500дән артык кече бизнес вәкилләрен һәм фермер хуҗалыклары җитәкчеләрен җыйды.


ТР Рәисе Матбугат хезмәте, Булат Низамиев.

Фото Рәсми Татарстан сайтыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X