Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Рейтинг әзер: район башлыкларының үз җирлегенә мөнәсәбәте нинди?

Билгеле булганча, Татарстанның Икътисад министрлыгы ай саен районнарның социаль-икътисади үсеш буенча рейтингын әзерли. Шушы көннәрдә алар халык игътибарына муниципаль берәмлекләрнең 2015 ел нәтиҗәләре буенча төзелгән гомуми рейтингын тәкъдим итте. Татарстанның социаль-икътисади үсеше нәкъ менә муниципаль берәмлекләрнең нәтиҗәле эшчәнлеге белән турыдан-туры бәйләнгән. Өстәвенә, соңгы елларда республика җитәкчелеге районнарны камилләштерүгә аеруча зур...

Билгеле булганча, Татарстанның Икътисад министрлыгы ай саен районнарның социаль-икътисади үсеш буенча рейтингын әзерли. Шушы көннәрдә алар халык игътибарына муниципаль берәмлекләрнең 2015 ел нәтиҗәләре буенча төзелгән гомуми рейтингын тәкъдим итте.


Татарстанның социаль-икътисади үсеше нәкъ менә муниципаль берәмлекләрнең нәтиҗәле эшчәнлеге белән турыдан-туры бәйләнгән. Өстәвенә, соңгы елларда республика җитәкчелеге районнарны камилләштерүгә аеруча зур игътибар бирә башлады. Муниципалитетларда сәнәгать парклары булдыру, Чаллы һәм Яшел Үзән районнарына алгарышлы социаль-икътисади үсеш территорияләре дигән статус бирү, Кама артында "Иннокам" инновацион үзәген булдыру - болар барысы да нәкъ менә район җирлекләрен үстерү, камилләштерүгә юнәлтелгән эшчәнлек.

Әлеге рейтинг исә районнарның үсеш дәрәҗәсен билгеләргә, актуаль проблемалар белән танышырга, бу мәсьәләләрне хәл итү буенча оператив карарлар кабул итәргә ярдәм итә. Бу - муниципаль берәмлек җитәкчеләренең үзләре өчен дә стимул. Аларга рейтинг белән танышып, үзләрен башка районнар белән чагыштырып карау өчен менә дигән мөмкинлек туа.

Рейтингны әзерләүчеләр нинди күсәткечләргә таяна соң? Беренче чиратта, әлбәттә, төп капиталга инвестицияләр күләме, гамәлгә кертелгән торак саны, салым һәм салым булмаган керем күләме күздә тотыла. Районда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми күләме дә зур роль уйный, билгеле. Шул ук вакытта хезмәт хаклары һәм эшсезлек дәрәҗәсе дә игътибардан читтә калмый.

Беренче урында кемнәр?

Ә хәзер 2015 елгы рейтинг нәтиҗәләренә тәфсилләбрәк тукталыйк. Әлеге гомуми исемлектә беренче урынны - Казан шәһәре, икенче урынны - Әлмәт районы, ә өченче урынны - Түбән Кама районы яулаган. Беренче ике урын әллә ни шаккаттырмый, чөнки 2014 елгы рейтингта аларның позицияләре шундый ук булган. Ә менә Түбән Кама районының баштагы өчлеккә беренче мәртәбә генә "эләгүе" әле. 2013 елда ул Тукай районын артта калдырып, дүртенче урынга чыккан булган. 2015 елда исә Лаеш районын уздырып, өченче урынга күтәрелгән.

Әйтергә кирәк, бу - көтелмәгән хәл түгел. Узган ел ТАИФ һәм ТАНЕКО предприятиеләрендә ачылган яңа заводлар районга җәлеп ителгән инвестицияләр күләме артуга китергән. Бу күрсәткеч бер ел эчендә 96,4 миллиард сумнан 131 миллиард сумга кадәр җиткән. Әле алай гына да түгел, биредә нефть эшкәртү белән шөгыльләнәләр. Бу район үсешенә шулай ук уңай йогынты ясамый калмый. Гомумән, нефтькә бәя төшү һәм долларга бәя күтәрелү кебек күренешләр нефть эшкәртү белән шөгыльләнүчеләргә, киресенчә, яхшыга гына.

2015 елда аеруча зур уңышларга ирешкән районнарга килгәндә, болар - Әлки һәм Мамадыш. Әлки районы ел азагында кинәт кенә зур үсеш кичергән һәм рейтингта 9 позициягә югары күтәрелгән. Ә Мамадышның исә 8 юлга югарырак менгәнлеге мәгълүм.

- Әлеге районнарда җитештерелгән авыл хуҗалыгы продукциясенең гомуми күләме арткан. Төп капиталга инвестицияләр күләме дә үскән. Ә менә эшсезлек күләменең исә, киресенчә, кимегәнлеге билгеле. Торак йортларның гомуми мәйданы да артканнан-арта, - дип аңлаталар Татарстанның Икътисад министрлыгында.

Чистай (+10), Кайбыч (+9) һәм Югары Ослан (+8) районнары да 2014 ел белән чагыштырганда, шактый гына яхшы нәтиҗә күрсәткән. Биредә төп капиталга инвестицияләр күләме дә арткан, торакның гомуми мәйданы да күбәйгән.

Спас, Балык Бистәсе һәм Тәтеш "арттан сөйрәлә"

Аеруча "артта калган" районнарга килгәндә, болар - Минзәлә һәм Саба муниципаль берәмлекләре. 2015 ел дәвамында алар яхшы гына эшләгән. Ә менә декабрь аенда аларның рейтингтагы позицияләре кинәт кенә 8 пунктка кимегән.

- Әлеге районнарда эшсезләр саны арткан. Торак йортларның гомуми мәйданы да кими. Төп капиталга инвестицияләр күләме дә сөендерми, - дип аңлаталар җаваплы идарәчелектә.

2014 ел белән чагыштырганда, аеруча аска тәгәрәгән муниципаль берәмлекләр исә - Чаллы (-6), Алабуга (-8), Биектау (-10), Кама Тамагы (-9) һәм Алексеевск (-7). Чаллы һәм Алабуганың үсеш темплары акрынаю аңлашыла. Ник дигәндә, илдәге катлаулы икътисади вәзгыять машина төзелеше тармагына шактый тискәре йогынты ясады. Ә мегә калган районнарның ни өчен шул дәрәҗәдә "аска тәгәрәүләре" сер булып кала.

Гомуми рейтингта соңгы урыннарга урнашкан районнарның эшчәнлеге аеруча зур сорау тудыра. Исемлектә "арттан беренче" урынны яулаган район - Спас. Балык Бистәсе һәм Тәтеш районнары да рейтингта иң соңгы урыннарны алып тора.

Фикер:

Марат Галеев, Татарстан Дәүләт Советының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты рәисе урынбасары:

Миңа калса, әлеге рейтинг күпмедер дәрәҗәдә кешенең теге яки бу вәзгыятькә карата шәхси мөнәсәбәтен ассызыклап күрсәтә. Биредәге күрсәткечләр тырышлыкка бәйле. Катлаулы хәлдән чыгу юлын эзләүчеләр, инициатива күрсәтүчеләр авырлыкларны тизрәк җиңә. Шулай да, кризисны һәр төбәк төрлечә кичерә. Мәсәлән, машина төзелеше тармагында югалтулар шактый күп. Ә нефть һәм химия өлкәсе исә, киресенчә, үсеш күрсәтә. Импорттан баш тарту өстендә эшләүчеләр дә шактый гына уңышларга ирешергә мөмкин.


Рәмзия ЗАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X