Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Республика программасы нигезендә Михайловка авылында мәдәният йорты ачылды

Шимбә көнне Михайловка авылында клуб ачылды. Тантанада район башлыгы Рамил Муллин, авыл халкы катнашты.

Күптән көтелгән бу мөһим объектка нигез моннан бер ел элек салынган иде. Аны ачканда Рамил Муллин: "Михайловка үзешчәннәре районның мәдәни тормышында зур урын алып тора. Биредә сәнгать яратучы талантлы халык яши. Үсеп килүче буын матур традицияләрне дәвам итсен, сәләтләрен тагын да үстерсен иде. Иң мөһиме - клубның ишекләре һәрвакыт ачык торсын", - диде.

Михайловка авылы үзешчәннәре районда гына түгел, респбулика күләмендә иң активлардан. Җирлектә 30 елдан артык "Рябинушка" фольклор ансамбле эшли. Лаеклы рәвештә халык исемен йөртүче коллектив, республика һәм Россия күләмендә оештырылган күп кенә конкурс-фестивальләрдә катнашып, Мөслим данын еракларда таныта, призлы урыннар яулый. Шуңа күрәдер дә җирлектә клуб булдыру көн таләбе иде. Мәдәни үзәк ачылу авыл өчен олы бәйрәм төсен алды. Авыл халкы яңа залда район үзешчәннәре әзерләгән концерт программасын карап кинәнде.

"Авыл клублары" республика программасы кысаларында бер ел дәвамында барган эшләрне "Бәрәкәт+" оешмасы башкарды. Бина заман тәлапләренә китереп эшләнгән, 50 урынлык зал, үзешчәннәр өчен аерым бүлмәләр булдырылган. Клуб төзелешендә авыл халкының да өлеше зур булган, бина территориясендә чистарту, төзекләндерү эшләре әле дә дәвам итә. Бер үк вакытта агач һәм чәчәкләр утыртыла.

Фиалка Хафизова, Михайловка клубы мөдире:

- Клуб ачылуны зур түземсезлек белән көттек, эшләр барышы белән даими кызыксынып тордык. Яңа бинада, яңа идеяләр белән тагын да тырышыбрак эшләрбез. Бик зур рәхмәт район һәм республика җитәкчелегенә.

Тамара Садыйкова, "Рябинушка" халык фольклор ансамбле солисты:

- Ансамблебез исеменнән район җитәкчелегенә, клубны төзүчеләргә чын күңелдән рәхмәтләремне җиткерәм. Көтеп алган мәдәният учагыбыз булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев