Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Районыбыз эшмәкәрләре

Шәхси эшмәкәр Ирек Хәмәдишин җитештерү тармагын тагын да киңәйтә. Ул узган ел Мөслимдә сафка баскан сугым цехы янәшәсендә эшкәртү цехы төзи башлаган. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов узган ел вәгъдә иткән юл төзелеше дә озакламый башланыр дип көтелә. Сугым цехына илтүче 500 метр арага бетон юл салачаклар....

Шәхси эшмәкәр Ирек Хәмәдишин җитештерү тармагын тагын да киңәйтә. Ул узган ел Мөслимдә сафка баскан сугым цехы янәшәсендә эшкәртү цехы төзи башлаган. Республика авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов узган ел вәгъдә иткән юл төзелеше дә озакламый башланыр дип көтелә. Сугым цехына илтүче 500 метр арага бетон юл салачаклар. Фермер быел дүртнең берсен үстереп бирү шарты белән халыкка 26 мең каз бәбкәсе өләшкән. Моннан тыш фермер хуҗалыгының үзендә көзен сую өчен - 5 мең, нәсел өчен "Линда" токымлы 5 мең баш каз үстерелә.

Ирек Хәмәдишин үзенең чәчүлек җирләрендә арпа һәм бодайдан тыш 12 гектарда бәрәңге дә үстерә. Әле быел җиләк-җимеш үстерү белән дә шөгыльләнә башлаган. Сугым цехы янәшәсендәге участокка Италиядән кайткан 11 мең төп виктория җиләге үсентесен утырткан. Өч төрле сорт җиләк плантациясе киләсе елга уңыш бирә башлар, дип көтелә. Бер үк вакытта халыкка чит ил җиләгенең үсентеләрен дә сатачаклар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама