Реклама
Яңалыклар
Районда 6 электрон сайлау участогы эшләп килә
1994 нче санлы Олы Чакмак сайлау участогы мәдәният йортында урнашкан. Биредә тавыш бирү электрон комплекслар ярдәмендә үткәрелә. Тавыш бирү өчен 5 комплекс һәм өйрәнү өчен 2 комплекс урнаштырылган. Комиссиядә эшләүче һәркемнең үз вазыйфасы билгеләнгән. Сайлаучылар да бердәм булып үз тавышларын бирергә ашыгалар. Әлеге участокта 361 сайлаучы теркәлгән. Иртәнге 9 сәгатькә...
1994 нче санлы Олы Чакмак сайлау участогы мәдәният йортында урнашкан. Биредә тавыш бирү электрон комплекслар ярдәмендә үткәрелә. Тавыш бирү өчен 5 комплекс һәм өйрәнү өчен 2 комплекс урнаштырылган. Комиссиядә эшләүче һәркемнең үз вазыйфасы билгеләнгән. Сайлаучылар да бердәм булып үз тавышларын бирергә ашыгалар.
Әлеге участокта 361 сайлаучы теркәлгән. Иртәнге 9 сәгатькә сайлаучыларның йөздән артыгы тавыш биргән иде инде. Мәдәният йорты фоесында сайлаучылар өчен коймак белән кайнар чәй әзерләнгән.
Сайлау участогына килгән һәр сайлаучының йөзендә - тавыш бирүдә катнаша алуы белән горурлану билгеләре иде. Чыннан да, сайлауларда катнашу - үзеңнең сәяси аңлы булуыңны һәм үзеңнең илеңнең киләчәген билгеләүдә синең дә өлешең булуын дәлилләү ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев