Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Район эчке эшләр бүлеге ветераннары яшьләргә үгет-нәсыйхәт бирә

Район эчке эшләр бүлегендә 9 ел тикшерүче, 8 елдан артык эчке эшләр бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкарып, бүгенге көндә лаеклы ялда булган Валерий Бухарин эшләгән елларын җылы итеп искә ала:

- Хезмәттәшләр белән бер йодрык булып эшләдек. 90 нчы еллар "беспредел"ын да күрдек. Ул вакытларда җирлегебездә халыкны куркытып торган төркемнәрне дә "сындыра" алдык. Министрлыктан алган боерык нигезендә, курку белмәс ул төркемнәргә сугыш игълан иттек. Шул чорларда бергә эшләгән хезмәттәшләрем - бүген инде мәрхүм булган Ленар Хатбуллин, Нариман Нәҗмиев, Фаил Муллагалиев, Риф Хәбировны әле дә сагынып искә алам.

Валерий Анатольевич бүген дә бүлек эшчәнлегеннән хәбәрдар, яшьләргә киңәшләрен, үгет-нәсыйхәтен тә бирә.

- Эштән туктагач, ниндидер бушлыкка эләккәндәй буласың. Иртән каядыр ашыгу гадәте саклана. Борчылу, кабалану хисе әле бик озак сине ташламый. Ләкин лаеклы ялда да мин үземә шөгыль таба алдым: 11 елдан артык районның социаль яклау бүлеген җитәкләдем. Шигырьләр язам. Алар инде республика матбугатында да, "Сельские огни" газетасында да басыла. Иң зур хыялым - шигырьләр җыентыгымны чыгару. Фотога төшерү белән дә мавыга башладым, - ди Валерий Анатольевич.

- Валерий Бухарин бүген дә актив тормыш позициясе алып бара. Бүлек һәм ветераннар советы эше белән һәрдаим кызыксынып тора. Аралашучан, эчкерсез, ярдәмчел һәм бик нечкә күңелле кеше ул. Арабызда шундый кешеләр булу белән горурланабыз, - ди бүлекнең өлкән инспекторы, эчке эшләр майоры Лилия Бабанова.

Валерий Бухарин эчке эшләр бүлегендә эшләү дәверендә ТР Эчке эшләр министрлыгының Рәхмәт хатлары, исемле кул сәгатьләре, "Эчке эшләр министрлыгында яхшы хезмәт иткәне өчен" күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Отставкадагы милиция подполковнигының хокук тәртибе сакчыларына әйтер киңәше дә бар:

- Формадагы хезмәткәрләр киемгә, килеш-килбәтләренә аерым игътибар бирсеннәр иде. Мин эшләгән чорда берсенең дә баш киемнәре дә кырын салынмады, киемнәр соңгы төймәгә кадәр төймәләнгән, ак күлмәкләре яхшылап үтүкләнгән булыр иде. Бу кагыйдәләр хәзер йомшарган кебек. Милиция формасына тап төшермичә, эш-гамәлләре белән дә матур булсыннар эчке эшләр бүлеге хезмәткәрләре!

Ветераннар әнә шулай, яшь кадрларның инициативаларын хуплап, барлык башлангычларында ярдәм итеп, үз тәҗрибәләре белән уртаклашып, яшьләргә дөрес тәрбия бирәләр. Өлкәннәр киңәше алтын бәһасенә тиң. Аның белән исәпләшергә кирәк!

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев