Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Радик Юльякшин ни өчен Еlvin Greу булган

Күпләрне җырчы Радик Юльякшинның ни өчен Еlvin Greу исеме белән йөрүе кызыксындыра. Бу, мөгаен, Радикка иң еш бирелүче сорауларның берседер. Шуңа да җырчы егет моның тарихын сөйләргә булды.

"Уфадан Мәскәүгә күченеп килгәч тә, фамилиямне Юлдакшин, Юлдашкин дип теләсә ничек бозып әйтә башладылар. Шулвакыт мин үземә сәхнә исеме уйларга булдым. Кайчандыр караган "Алые паруса" киносы, аның Артур Грей исемле герое күңелемә кереп калган иде. Greу сүзе шуннан алынды. Еlvinга килгәндә, бергә уйнап үскән малайлар урамда миңа Элвин дип эндәшә иде. Шулай итеп, Еlvin Greу исеме үзеннән үзе барлыкка килде", - дип сөйләде җырчы.

Еlvin Greу исемен уйлап тапканнан соң, үч иткәндәй, "Элвин и бурундуки" кинофильмы чыга. Әмма Радик кызык идея уйлап таба: иҗатына гашыйк булган дусларын ("фанат" сүзен ул өнәп бетерми) үзенчә яратып "бурундуклар" дип йөртә башлый. Дуслары исә моңа һич кенә дә үпкәләми, хәтта җырчының официаль төркемендә дә үзара бер-берсенә бурундук дип эндәшә.


Эльвира ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама