Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Президент Рөстәм Миңнеханов 2016 елны Су саклау зоналары елы дип рәсми игълан итте

Татарстан лидеры шул хактагы указны имзалады

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов указ имзалады, аның нигезендә 2016 ел Су саклау зоналары елы дип игълан ителә. Шул хактагы 1162нче Указ ТР Президенты сайтында урнаштырылган.

"Су объектларын саклап калу һәм торгызу, су биологик ресурслары һәм хайваннар һәм үсемлелкәр дөньясының башка объектларын саклап калу, халык өчен уңайлы шартлар тудыру максатларында, 2016 елны Татарстан Республикасында Су саклау зоналары елы дип игълан итү турында карар чыгарам", - диелә бастырылган документта.

Указ белән ТР Министрлар Кабинетына бер ай эчендә Татарстанда Су саклау зоналары үткәрү буенча оештыру комитетын төзеп, аның составын раслау, шулай ук өч айда төп чаралар планын эшләп раслау турында күрсәтмә бирелгән.

Моннан тыш, Татарстан муниципаль районнары һәм шәһәр округларына муниципаль берәмлекләр территорияләрендә Су саклау зоналары кысаларында чаралар үткәрү буенча эшләр оештыру тәкъдим ителә. Барлык дәүләт органнары, иҗтимагый оешмалар һәм оешмаларга ниятләнгән чараларга әзерлек һәм аларны үткәрүдә актив катнашырга тәкъдим ителгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев