Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Президент Минтимер Шәймиевны Россиянең Хезмәт Герое исеме бирелү уңаеннан котлады

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевны аңа Россия Федерациясенең Хезмәт Герое исеме бирелү уңаеннан котлады. "Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Сезне Россия Федерациясенең Хезмәт Герое исеме алуыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Бу - Сезнең туган республикабыз һәм халкыбызга тиңдәше булмаган иксез-чиксез, тулы канлы, нәтиҗәле хезмәтегезне хаклы...

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың беренче Президенты, Татарстанның Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевны аңа Россия Федерациясенең Хезмәт Герое исеме бирелү уңаеннан котлады. "Хөрмәтле Минтимер Шәрипович! Сезне Россия Федерациясенең Хезмәт Герое исеме алуыгыз белән чын күңелдән котлыйм. Бу - Сезнең туган республикабыз һәм халкыбызга тиңдәше булмаган иксез-чиксез, тулы канлы, нәтиҗәле хезмәтегезне хаклы рәвештә югары бәяләү", - дип билгеләп үтә Рөстәм Миңнеханов президентның матбугат хезмәте бастырып чыгарган котлау телеграммасында. "Сез Татарстанны яңа кимәлдәге үсеш мәйданына алып чыктыгыз, куелган максатларга ирешү өчен, булган мөмкинлекләрне һәм нәтиҗәле тырышлыкны берләштереп туплый алдыгыз, туган Татарстаныбызда да, шулай ук Россиядә дә хаклы рәвештә көчле сәясәтче, алдан күрүчән дәүләт эшлеклесе һәм талантлы җитәкче буларак какшамас абруй казандыгыз", - дип котлавын дәвам иткән Президент. Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевны "һәрвакыт беренче булды һәм беренче булачак та", дип белдерә һәм шул исәптән аның татарстанлылар һәм Россия субъектлары җитәкчеләре арасында да Россиянең Хезмәт Герое исемен беренчеләрдән булып алуын билгеләп үтә. "Сезнең өчен ихластан шатмын, кадерле Минтимер Шәрипович. Сезнең гомумхалык иминлеге өчен йөрәгегезнең тынгы белмәвен һәм шул максатта хезмәткә омтылышыгызны, Сезнең көчле энергия һәм энтузиазмга ия булуыгызны беләм. Чын күңелдән Сезгә киләчәктә бәрәкәтле озын гомер, барлык уңай башлангычларыгызда уңышлар телим. Зур шатлыгыгызны уртаклашам һәм олы хөрмәтемне белдерәм", - дип тәмамлый республика җитәкчесе үзенең котлау юлламасын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X