Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Полиция Кыш бабае бүләгенә 10 нәни райондашыбыз лаек булды

2016 елның декабрь аенда эчке эшләр министрлыгы тарафыннан Республика күләмендә үткәрелә торган «Полицейский Кыш бабай» дип аталган пиар-акция үтте. Мөслим районы эчке эшләр бүлегендә балалар белән эшләүче инспекторлар Кыш бабай һәм Кар кызы костюмнарыннан киенеп, авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга яңа ел күчтәнәче тараттылар. Барлыгы 7 гаилә һәм шул...

2016 елның декабрь аенда эчке эшләр министрлыгы тарафыннан Республика күләмендә үткәрелә торган «Полицейский Кыш бабай» дип аталган пиар-акция үтте. Мөслим районы эчке эшләр бүлегендә балалар белән эшләүче инспекторлар Кыш бабай һәм Кар кызы костюмнарыннан киенеп, авыр хәлдә калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга яңа ел күчтәнәче тараттылар. Барлыгы 7 гаилә һәм шул гаиләләрдәге 10 бала «Полицейский Кыш бабай» кулыннан яңа ел пакетлары алды. Бу пакетларны тутыруда эчке эшләр бүлегендә эшләүче сотрудниклар ярдәм күрсәтте. Аларга зур рәхмәтебезне җиткерәсе килә. Балаларның шатлыклары, куанычлары сезгә меңе белән кире кайтсын. Эшегездә һәм тормышыгызда зурдан зур уңышлар сезгә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X