Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Поликлинникадагы ремонт 1 ноябрьдә тәмамланачак

Район үзәк хастаханәсенең поликлиника өлешендә капиталь ремонт дәвам итә. Бүген бинаның фасады эшләнеп бетеп килә. Эчке эшләргә килгәндә, гипсокартон белән эчләү - 90 процентка, стеналарына кафель плиткәләр ябештерү 80 процентка төгәлләнгән.

Шушы көннәрдә поликлиниканың идәненә дә кафель плиткәләр түшәү эшенә керешәчәкләр. Капиталь ремонт барышында канализация, су, электр, җылылык системалары тулысынча яңартылачак. Ремонт төгәлләнгәч, поликлиникага яңа җиһазлар, яңа оборудованиеләр кайтыр дип көтелә. Ремонт ясаучы "Евростиль" төзү җәмгыяте эшчеләре эшне 1 ноябрьгә төгәлләргә планлаштыра.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев