Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсия фонды электрон хезмәтләрдән файдаланырга чакыра

Ел башыннан Россия Пенсия фондының район бүлегенә мөрәҗәгать итүчеләрнең 53 проценты гаризаларын электрон рәвештә тапшырган. Әлеге мөрәҗәгатьләр пенсия билгеләү һәм аны түләү мәсьәләләренә кагыла.

- Без гражданнарга Россия Пенсия фондының рәсми сайтында шәхси кабинет ачуда ярдәмебезне тәкъдим итәбез, - дип аңлата бүлек җитәкчесе Фәридә Ганиева. - Белгечләребез клиент хезмәтенә килүчеләргә дәүләт хезмәтләре порталында теркәлүне, шәхесне раслауны, исәпкә алу язуын булдыруны тиз башкарырга ярдәм итәләр. Бу дәүләт хезмәтләре порталында да, ПФР сайтында да дәүләт хезмәтләренә доступ алуга юл ача.

Узган ел район пенсия бүлегенә 9,5 мең мөрәҗәгать кергән (шул исәптән 36 проценты - электрон рәвештә). Шуларның 1256сы - белешмә һәм башка документлар (аларның күчермәләрен) сорап, 1236сы - пенсия һәм башка түләүләрне түләү һәм тапшыру буенча. Ана капиталы средстволарыннан файдалану буенча - 336, иминият пенсиясен билгеләү буенча 402 мөрәҗәгать булган.

Ел башыннан район пенсия бүлеге инде 1776 гражданны кабул иткән.

- Халык электрон сервисны актив файдаланса, шәхси мөрәҗәгатьләр күпкә кимрәк булыр иде, - ди Фәридә Ганиева. - Гражданнар безнең вакытны да, үзләренең вакытын да янга калдыра алыр иде.

Россия Пенсия фондының электрон хезмәтләреннән әлеге рәсми сайттагы (https://es.pfrf.ru/) гражданинның шәхси кабинетында шулай ук дәүләт хезмәтләре порталы аша (https://www.gosuslugi.ru/ файдаланырга мөмкин. Шәхси кабинетта иминият пенсиясен билгеләү, аны түләү ысуллары, айлык акчалата түләү билгеләү турында гариза тапшырырга; билгеләнгән социаль түләүләр, пенсия күләме һәм төре, башка социаль түләүләр турында мәгълүмат алырга; социаль ярдәм алуга хокуклы затларның федераль регистрыннан өземтә алырга мөмкин. Шулай ук ана капиталына дәүләт сертификаты алу, ана капиталын файдалану турында гариза тапшырырга; ана капиталы күләме (калдыгы) турында белешмәгә заявка бирергә була. Шәхси кабинет аша формалаштырылган пенсия хокуклары турындагы мәгълүмат алырга, шәхси счет турында өземтәгә заявка бирергә һәм башка төр хезмәтләр алырга мөмкин. Пенсия фондының электрон хезмәтләр исемлеге арта бара.

"Электрон хезмәтләр мөмкинлекләреннән активрак файдаланыгыз", - ди район пенсия бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев