Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсионерлар игътибарына: Федераль социаль өстәмә түләү арта

2016 нчы елның 1 гыйнварыннан түләүләрнең (пенсия, социаль түләүләр һәм социаль яклауның башка чараларының) гомуми күләме пенсионерның региондагы яшәү минимумына җитмәүче барлык эшләмәүче пенсионерларга пенсионерның яшәү минимумы күләмендә социаль өстәмә билгеләнә.

Социаль өстәмә түләү күләме һәр пенсионер өчен аерым һәм пенсионерның яшәү минимумы күләме, пенсионерны гомуми матди тәэмин итүнең гомуми суммасын билгеләгәндә исәпкә алынучы түләүләр үзгәргән очракта кабат исәпләнә. Матди тәэмин итүнең гомуми күләменә пенсия. Айлык өстәмә матди тәэмин итү, айлык акчалата түләү (социаль хезмәтләр җыелмасын да кушып) һәм РФ субъектлары законнары белән акчалата билгеләнгән социаль яклауның даими чаралары (бер тапкыр бирелүче социаль яклау чараларыннан кала) керә.

2016 елда Татарстанда пенсионерның яшәү минимумы 7526 сум тәшкил итте. "Татарстан Республикасында 2017 елга пенсионерның яшәү минимумы күләмен билгеләү турында"гы 68-ЗРТ санлы (29.09.2016) ТР Законы нигезендә алдагы ел өчен пенсионерның яшәү минимумы 8232 сум итеп билгеләнде. Ел саен расланучы бу документ эшләмәүче пенсионерларның пенсиясенә социаль өстәмә түләү билгеләү өчен төп документ булып тора.

Федераль өстәмә тәләү пенсия белән бергә график нигезендә түләнә. Исегезгә төшерәбез: эшкә урнашкан очракта һәм (яисә) башка эшчәнлек башкарганда, пенсиягә федераль социаль өстәмә түләү күләме үзгәрү яисә аны түләү туктатылуга китерүче башка сәбәпләр булганда, район пенсия бүлегенә хәбәр итәргә кирәк.

Район пенсия бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев