Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Олы Чакмак авылы тарихы XV гасырга барып тоташа

Олы Чакмак авылының тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул чорларда авылыбыз урынында мари авылы булган. Надулат тавы буендагы каберлекләр шул турыда сөйли. Мари халкы, яшәр өчен уңайлы булган урманлы урыннар эзләп, башка җирләргә күченеп китә. XV гасыр урталарында бу якларга Казан ягы байлары килеп урнаша. Ык елгасы буйлап агып килгән...

Олы Чакмак авылының тарихы ерак гасырларга барып тоташа. Ул чорларда авылыбыз урынында мари авылы булган. Надулат тавы буендагы каберлекләр шул турыда сөйли. Мари халкы, яшәр өчен уңайлы булган урманлы урыннар эзләп, башка җирләргә күченеп китә. XV гасыр урталарында бу якларга Казан ягы байлары килеп урнаша. Ык елгасы буйлап агып килгән чакматашлар исеме белән авыл Чакмалы Ык, яңадан Олы Чакмак дип атала.

1830 елда авылда мәдрәсә ачыла. 1906 елда эре сәүдәгәрләр Хәлфиннар таш мәдрәсә салдыра. Бу мәдрәсәнең даны еракларга тарала. Мәдрәсәдә бертуган Фәйзуллиннар гыйлем серләренә өйрәтәләр. Дин белемнәрен - Кашап Фәйзуллин, математика, география, табигать фәннәрен Шакир Фәйзуллин укыта.

Совет чорында таш мәдрәсәдә башлангыч, җидееллык, соңыннан сигезьеллык мәктәп ачыла. 1940 елда мәдрәсә янына агач мәктәп салына. Мәктәп директоры булып Нурлыгаян Мөхәммәтҗанов эшли.1981 елда яңа урында - Баланлы аръягында ике катлы таш мәктәп төзелә. Мәктәп директоры Әминә Зиннурова тәкъдиме белән музей булдырыла. Экспонатлар туплауда укытучылар Мөзәянә Гафарова, Рәбига Нуретдинова, Зөфәр Госманов, Асия Сәяхова, Әлфинур Исламова, Рәхилә Салихова, Газизә Гайнетдинова, Индус Ситдыйков һ.б.үзләреннән зур өлеш кертәләр.

Нурсинә Шакирҗанова, Олы Чакмак мәктәбенең профсоюз оешмасы җитәкчесе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев