Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Нәрсә, Кайда, Кайчан" уеның полуфиналы узды

11 март көнне "Мизгел" яшьләр үзәге эшләүче яшьләр арасында ел саен үткәрелә торган "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль - күңел ачу уеннарының 1 полуфиналын ачып җибәрде. Акыл бәйгесендә көч алышырга аграр көллиятнең "Яшьлек", мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "ЦВР" һәм Баланлы авыл җирлегенең "Баланлы баланнары" командалары килде. Турлар кунакларыбыз алып килгән күчтәнәч...

11 март көнне "Мизгел" яшьләр үзәге эшләүче яшьләр арасында ел саен үткәрелә торган "Нәрсә? Кайда? Кайчан?" интеллектуаль - күңел ачу уеннарының 1 полуфиналын ачып җибәрде. Акыл бәйгесендә көч алышырга аграр көллиятнең "Яшьлек", мәктәптән тыш эшләр үзәгенең "ЦВР" һәм Баланлы авыл җирлегенең "Баланлы баланнары" командалары килде. Турлар кунакларыбыз алып килгән күчтәнәч - музыкаль номерлар белән аралашып барды. Барлык сынаулар буенча яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге җитәкчесе Ильшат Римасович Яббаров җитәкчелегендәге компитентлы жюри шундый нәтиҗә чыгарды: матур уен һәм 16 балл ияләре "Яшьлек " командасы 3 урынны яулады (каптианнары Фазлиев Ринал), алтын урталыкта 19,5 балл җыеп "Баланлы баланнары" (капитан Исламов Алмаз). 30 балл ияләре һәм Финалда көч алышу хокукына "ЦВР" командасы лаек дип табылды (капитан Яббаров Ильмир). Җиңүчеләр Дипломнар һәм "Дуслар - клаб" кафесына сертификатлар белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X