Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Нептун" йөзүчеләре Яңа Чишмә районы спортчылары белән ярышты

Районның йөзү командасы Яңа Чишмә "Жемчужина" балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе беренчелегенә үткән ярышларда катнашты. Бәйге өч яшь категориясендә узды.

2007 елгы һәм аннан кечерәк малайлар арасында Инсаф Сафин 50 метрга брасс белән йөзүдә - беренче, ирекле стильдә икенче урынны яулады. 2005-2006 елгы кызлар арасында Адилә Бәдретдинова 50 метрга аркада йөзүдә - икенче, Ралина Искәндәрова ирекле стильдә - өченче, Рания Абдуллина ирекле стильдә - икенче, аркада йөзү буенча өченче урынны алдылар. 2001-2004 елгы үсмерләр арасында Булат Фәхруллин ике дистанциядә призлы икенче урынга чыкса, 2003-2004 елгы кызлар арасында Язилә Латыйпова икенче-өченче урыннарны алды. Эстафета ярышында кызлар командасы (Язилә Латыйпова, Алина Усманова, Сөмбел Сәйфуллина, Рания Абдуллина) почет пъедесталының - икенче, егетләр (Ранис Шәрифуллин, Булат Фәхруллин, Әмир Миңнегалиев, Ильдан Әһлиев) өченче баскычына күтәрелделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: мөслим undefined муслюмово бассейн йөзү ярышлары подписка призы

Реклама
Реклама
2
X