Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимнән 91 яшьлек Әхсән Шәрипов – Бөтенроссия конкурсы призеры

2 ноябрь көнне Мәскәүдә «Интернетка рәхмәт-2016" Бөтенроссия конкурсында җиңүчеләрне тәбрикләделәр. Пенсионерлар арасында компьютерны өйрәнүдә шәхси казанышлар бәйгесен Россия Пенсия фонды һәм Россия электрон коммуникацияләр ассоциациясе ярдәме белән «Ростелеком» оешмасы дәүләт электрон хезмәтләрен популярлаштыру максатында оештырган иде.

Шулай ук РФ Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгы ярдәмендә «Ростелеком» оешмасы һәм РФ Пенсия фонды төзегән «Азбука Интернета» укыту программасын таныту бурычы да куелды.

Бәйгегә 3 000 гариза кабул ителгән. Катнашучылар исәбе буенча регионнар арасында Татарстан иң активы булып чыккан. Якташыбыз - 91 яшьлек Әхсән Шәрипов "Интернет - минем дустым һәм ярдәмчем" номинациясендә икенче урынга лаек булган. Ул шулай ук конкурста катнашучыларның иң өлкәне булып та танылыган.

Татарстан Республикасы «Иң актив регион» номинациясендә беренчелекне яулаган.

Конкурсның барлык тулы нәтиҗәләре белән azbukainterneta.ru порталында танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X