Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимнең данлыклы шәхесе Диктат Галиев истәлегенә

2017 нче елның 2 мартында күренекле якташыбыз - Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, РСФСР халык мәгарифе отличнигы, күп санлы хөкүмәт бүләкләре иясе Галиев Диктат Әхмәтгали улының йөрәге тибүдән туктады. Д. Галиев 1934 нче елның 8 мартында Иске Карамалы авылында, колхозчы гаиләсендә туа. Минзәлә педагогия училещесын уңышлы төгәлләп, Алабуга Дәүләт педагогия институтын...

2017 нче елның 2 мартында күренекле якташыбыз - Татарстан Республикасының атказанган укытучысы, РСФСР халык мәгарифе отличнигы, күп санлы хөкүмәт бүләкләре иясе Галиев Диктат Әхмәтгали улының йөрәге тибүдән туктады. Д. Галиев 1934 нче елның 8 мартында Иске Карамалы авылында, колхозчы гаиләсендә туа. Минзәлә педагогия училещесын уңышлы төгәлләп, Алабуга Дәүләт педагогия институтын тәмамлый. 1957-1960 елларда Күбәк урта мәктәбендә рус теле һәм әдәбиятын укыта, аннары ун ел шунда ук мәктәп директоры булып эшли. 1970-1984 елларда - КПСС райкомының икенче секретаре, бер ел халык депутатларының район Советы башкарма комитеты рәисе вазыйфаларын башкара. Кама автомобиль заводында двигательләр ремонтлау заводы директоры урынбасары булып эшләгәннән соң, 1986-1996 елларда Яр Чаллы шәһәрендәге 13 нче санлы мәктәпне җитәкли. 2004 елга кадәр Казанда мәгариф хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү институтында укыта. Диктат Галиев кайда гына эшләсә дә, хезмәтенә бирелгәнлеге, грамоталылыгы, таләпчәнлеге, төгәллеге, кешелеклелеге белән аерылып торды. Районыбызның социаль-икътисадый үсешенә үзеннән зур өлеш кертте, туган төбәге, халкы өчен янып-көеп яшәде. Мөслимнән читтә яшәсә дә якташларын онытмады: алар белән һәрдаим элемтәдә булды, кулыннан килгәнчә ярдәм итте. Диктат Галиев тормыш иптәше Зөһрә Мөхәммәтгали кызы белән ике бала үстерделәр. Лилия белән Гүзәлия дә, әтиләре һөнәрен сайлап, мәгариф системасында эшли. Якташыбызның якты истәлеге мөслимлеләр күңелендә мәңге сакланыр. Р.Х. Муллин, Л.Г. Авзалов, А.М. Әхмәтҗанов, И.Х. Низамов, М.Ш. Йосыпов, Р.М. Шәрипов,

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев