Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр районның 85 еллык юбилеен билгеләп үтте

Бу көннәрдә татарстанлылар бәйрәм рухы белән яши. ТАССР төзелүгә - 95, республикабызның яңа дәүләтчелегенә нигез салынуга 25 ел тулды. Мөслимлеләр исә әлеге тарихи даталар белән бергә районыбызның 85 еллыгын да бәйрәм итә. Бүген шул уңайдан районыбызда бик зур бәйрәм чарасы оештырылды. Анда ТР Премьер министры урынбасары, Мәгариф һәм фән министры...

Мөслим тарихи бәйрәмнәрне танымаслык булып үзгәргән хәлдә каршы ала. Соңгы елларда республика президент программалары кысаларында, җирле бюджет, халыктан җыелган үзара салым акчалары хисабына районда моңарчы күрелмәгән төзелеш реконструкция эшләре алып барылды.

Республика көнендә яңа төзелгән һәм реконструкция кичергән объектларны ачу тантаналары булды. Бәйрәмгә чакырылган кунаклар иң элек Пушкин урамының үзәк өлешендә ачылган фонтан янында җыелды. Мөслимнең үткәнен, бүгенгесен һәм киләчәген чагылдырган фотокүргәзмә белән таныштылар.

Кунаклар Татарстанда парклар һәм скверлар елы кысаларында Элемтәче скверын ачу тантанасында катнашты. Ул кыска гына вакыт эчендә район электр һәм почта элемтәсе узеллары бинасы янында төзелде. 200 квадрат метр мәйдан биләүче скверны төзүгә "Таттелеком" җәмгыяте 100 мең сум акча биргән. Төзелеш эшләрен исә элемтәчеләр үз көчләре белән башкарган.

Чираттагы объектлар - Мөслим лицее базасында соңгы көннәрдә генә калкып чыккан экстрем мәйданчык, Мөслим урта мәктәбе территориясендә төзелгән спорт мәйданчыклары янында кунаклар озаккарак тукталды. Р. Муллин мәгариф учреждениеләрен төзекләндерүдәге ярдәме, үсеп килүче яшь буынга спорт белән шөгыльләнү өчен зур мөмкинлекләр тудырганы өчен республика җитәкчелегенә рәхмәтен җиткерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев