Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимлеләр - "Илһамият" бәйгесендә

11 ноябрьдә Казанда "Илһамият" халыкара бәйге - фестивале узды. Әлеге фестиваль ел саен, сөйләм яки вокал буенча аерым үткәрелә. Быелгы елда ул, вокал буенча, Сара Садыйкованың тууына 110 ел тулуга багышлап үткәрелде.

Анда, Мөслим сәнгать мәктәбе укытучысы Гөлназ Йосыпованың укучылары: Лилия Ханнанова (8 яшь), Зөләйха Хантимерова (8 яшь), Сабина Идиятуллина (9 яшь), Азат Латипов (12 яшь) көчләрен сынадылар. Безнең кече яшь категориясендәге укучылар дипломант булдылар, ә урта яшь категориясендәге Азат Латиповка махсус бүләк тапшырылды. Балалар өчен конкурста катнашу гына түгел, ә Казанга бару да беренче тапкыр булды. Алар Казанның төрле истәлекле урыннары белән таныштылар, экскурсиядә булдылар. Без укучыларыбызны уңышлары белән котлыйбыз, дип хәбәр итәләр балалар сәнгать мәктәбеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев