Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә – Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре

Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре" кысаларында районыбызга бертөркем язучылар, фән һәм сәнгать эшлеклеләре килә. 7 сентябрьдә район мәдәният йортында Татарстан Язучылар берлеге идарәсе һәм берлек әгъзалары, район җәмәгатьчелеге катнашында "Түгәрәк өстәл" узачак. Аның темасы - "Киләчәкне мәдәниятле, әхлаклы итү проблемалары, чишелеш юллары". Шулай ук якташларыбыз - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,...

Татар әдәбияты һәм сәнгате көннәре" кысаларында районыбызга бертөркем язучылар, фән һәм сәнгать эшлеклеләре килә. 7 сентябрьдә район мәдәният йортында Татарстан Язучылар берлеге идарәсе һәм берлек әгъзалары, район җәмәгатьчелеге катнашында "Түгәрәк өстәл" узачак. Аның темасы - "Киләчәкне мәдәниятле, әхлаклы итү проблемалары, чишелеш юллары". Шулай ук якташларыбыз - Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, шагыйрь Харрас Әюповны һәм Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Наил Әюповны искә алу кичәсе, Харрас Әюповка багышланган китап презентациясе дә үтәчәк. Кунаклар, төркемнәргә бүленеп, Габдулла Тукай исемендәге мәктәптә, гимназиядә, лицейда һәм Күбәк мәктәбендә укучылар, авыл халкы белән очрашачак, Түреш авылында Харрас Әюповның каберенә чәчәкләр салачак.

Фотосүрәт Матбугат үзәге архивыннан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев