Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә "современный" пенсионерлар яши

Моннан 5-10 ел элек өлкәннәр компьютер белгечлеге буенча курслар уза дигән хәбәрне бик күпләр шаяру дип кенә кабул итәр иде. Бүген инде бу гадәти күренешкә әверелде. Яшьләр белән беррәттән хәзер олы яшьтәге кешеләр дә интернет ресурсларыннан файдаланып, замана техникасы белән тыгыз элемтәдә яши.

Мөслимлеләр арасында район пенсия бүлеге оештырган "Өченче яшь университеты" ("Университет третьего возраста") проектында катнашучылар күп. Бишенче ел рәттән пенсия яшендәге гражданнар компьютер курслары уза, "Сәламәтлек клубы"нда шөгыльләнә, "Хокук белеме мәктәбендә" укый. 2010-2015 уку елларында әлеге курсларны барлыгы 108 райондашыбыз узган булса, быел барлыгы 26 кешене укыту планлаштырылган. "Актив тормыш рәвеше алып барган пенсионерның авырырга да, ямансуларга да вакыты калмый. Шуңа күрә дә бер дәресне дә калдырганыбыз юк", - диләр проектта катнашучылар.

Район эш һәм мәшгульлек үзәге дә ел саен олы яшьтәге гражданнар өчен "Интернет-долголетие" проектын оештыра. Узган елны ул Мөслим урта мәктәбе базасында узды, барлыгы 15 кеше укып чыкты. Быел курслар Күбәк мәктәбендә оештырыла. Чөнки катнашырга теләк белдерүчеләр күбесе Иске Карамалы авыл җирлегеннән булды, дип хәбәр итә район эш һәм мәшгульлек үзәге җитәкчелеге. 75 сәгать дәвам иткән дәресләрдә гражданнарга компьютерның мөмкинлекләре теоретик һәм практик формада өйрәтелә. Иң мөһиме, һәркем компьютер технологияләрен үзенә кирәкле дәрәҗәдә үзләштереп, кулына сертификат алачак. "Бүген әлеге курсларны узган өлкәннәрне эшкә урнаштыру мөмкинлеге дә бар", - ди үзәк директоры Дамир Мөхәммәтдинов. Әле күптән түгел генә мондый категория гражданнар өчен вакансияләр ярминкәсе оештырылган булган. Гомумән, компьютер белгечлеген үзләштерү өлкәннәргә үз аң-белемен арттыру гына түгел, финанс тотрыклылыгын ныгытырга да ярдәм итә.

Алеся Латыйпова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев