Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим укытучылары мәгариф ветераннарының эш тәҗрибәсен өйрәнде

5 нче апрель көнне мәгариф ветераннары җитәкче кадрлар белән очрашты. Ветераннар коррекция интернат мәктәбендә, лицейда, "Кояшкай" балалар бакчасында, Мөслимнең "Туган як" музеенда булдылар. Ветераннар өчен каршы алу тантаналары, экскурсияләр оештырылды, укыту-тәрбия бирүдә яңа технологияләр гамәлдә эшләп күрсәтелде. Түгәрәк өстәл артында дәвам иткән сөйләшүдә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов идарә...

5 нче апрель көнне мәгариф ветераннары җитәкче кадрлар белән очрашты. Ветераннар коррекция интернат мәктәбендә, лицейда, "Кояшкай" балалар бакчасында, Мөслимнең "Туган як" музеенда булдылар. Ветераннар өчен каршы алу тантаналары, экскурсияләр оештырылды, укыту-тәрбия бирүдә яңа технологияләр гамәлдә эшләп күрсәтелде. Түгәрәк өстәл артында дәвам иткән сөйләшүдә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов идарә системасының киләчәккә планнары белән уртаклашты, аерым сораулар буенча ветераннарның фикерләре белән кызыксынды. Мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эш буенча урынбасары Ләйлә Харисова укыту-тәрбия өлкәсендәге уңышлар белән таныштырды. Ветераннар үзләренең тормыш тәҗрибәләре белән уртаклаштылар, киңәшләрен бирделәр, мәгариф оешмаларында тудырылган матурлык, уңайлыклар өчен район, республика җитәкчеләренә зур рәхмәләрен җиткерделәр, уңышлар теләделәр. Очрашу җылы, эшлекле атмосферада үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев