Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим районында барлык төр иминият һәм дәүләт пенсияләрен билгеләү өчен Россия Пенсия фонды аша электрон гариза кабул итү башланды

Хәзер район җирлегендә яшәүчеләр иминият һәм дәүләт пенсияләрен билгеләтү өчен Россия Пенсия фонды сайтының "Иминиятләштергән затның шәхси кабинеты" (www.pfrf.ru) аша гариза бирә ала. Болай эшләгәндә, пенсия фондына килеп, клиент хезмәтенә мөрәҗәгать итү кирәк түгел.

Электрон гариза язу өчен бериничә этап узарга кирәк: иң элек Бердәм идентификация һәм аутентификация системасында яки дәүләт хезмәтләре порталында, аннан соң "Шәхси кабинетта" теркәлү үтәргә һәм пароль алырга, яңадан пенсия билгеләү турында гариза формасын тутырырга, пенсия төрен һәм китереп бирү ысулын билгеләргә кирәк. Пенсия фонды белгечләре өчен, кирәк булган очракта, телефон номерын яки электрон почта адресын күрсәтү мөмкинлеге дә каралган. Интернет аша картлык пенсиясен билгеләткәндә гаризаны 30 көн алдан һәм пенсия яше датасыннан да соңга калмыйча, бирергә кирәк. Пенсия күләмен исәпләү нигезендә хезмәт эшчәнлеге вакыты, эш урыннары, эш бирүче тарафыннан күчерелгән иминият кертемнәре турында мәгълүматлар ята. Бу мәгълүматлар шулай ук "Иминиятләштергән затның шәхси кабинеты" ның "Оештырылган пенсия хокуклары турында" сервисында да урнаштырылган.

Район пенсия бүлеге.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама