Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим мәктәпләре - "Милли мәгариф" үрнәге

19 апрелдә Габдулла Тукай исемендәге Мөслим урта мәктәбендә Казан федераль университеты Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, «Казан утлары» журналы редакциясе, Мәгариф һәм фән министрлыгының "Милли мәгариф" идарәсе, Мөслим муниципиаль районы мәгариф идарәсе белән берлектә семинар үтте.

Ул "Федераль дәүләт белем бирү стандарты шартларында татар теле һәм әдәбиятыннан укыту методик кулланмалар белән эшләү принциплары һәм алымнары"н өйрәнүгә багышланды. Быел мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе Мөслимдә үтәчәк. "Ел укытучысы" конкурсында "Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы" номинациясендә Г.Тукай исемендәге урта мәктәп укытучысы Гөлназ Җәлилова 2 урынны алды. Шуңа да милли мәгарифкә караган әлеге киңәшмәнең Мөслим җирлегендә үтүе очраклы түгел.

Киңәшмәдә катнашучыларны Г.Тукай ис. урта мәктәп укучылары, милли музыка уен кораллары ансамбле милли көйләре белән сәламләделәр.

Киңәшмәне Мөслим мәгариф идарәсенең милли мәгариф буенча методисты Нурания Шәймәрданова ачты. Катнашучыларны район башлыгы Рамил Муллин котлады. Татар теле һәм әдәбияты дәреслекләрен бастыручы "Мәгариф - Вакыт" нәшриятының эшчәнлеге турында мөхәррир Нурзидә Нофуллина сөйләде.

Балаларны милли рухта тәрбияләү, татарча укуга кызыксыну уятуда мәктәп дәреслекләренә кергән әдәби әсәрләрнең роле зур. Татар әдәбияты дәресләрендә өйрәнелә торган шигырьләр, хикәяләр, повестьлар укучыларның яшенә, кабул итү мөмкинлекләренә туры килергә, балаларны кызыксындырырга тиеш.

Прозаик Рөстәм Галиуллинның хикәяләре дә мәктәп дәреслекләрендә бар. Бүген Мөслимгә килүенең икенче максатын да ачты ул безгә. Фәннәр Академиясенең Тел, әдәбият, сәнгать институты татарлар күмәк яши торган регионнарга ел саен археографик, фольклор экспедицияләр оештыра. Быел мондый экспедиция Мөслим районында үтәчәк икән. Бу институтта фәнни сәркәтип эшен алып баручы Р. Галиуллин, Мөслим халкын экспедиция эшчәнлегендә ярдәм итәргә чакырды.

"Түгәрәк уен" журналының баш мөхәррире, шагыйрә Илсөяр Иксанова журналның Мөслим җирлеге фольклорына багышланган санын бүләккә алып килгән. Ул семинарда катнашучыларга үз шигырьләрен укыды.

Саба районы Шәмәрдән лицееның югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлсирә Мулласалихова, Казан шәһәре Идел буе районы 6 гимназиясенең милли эшләр буенча урынбасары Энҗе Гыйззәтуллина мастер-класслар күрсәтте.

Семинар дустанә мөнәсәбәттә, эшлекле атмосферада үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев