Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслим гимназиясе I дәрәҗә диплом белән бүләкләнде

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты инициативасы белән алтынчы ел шагыйрә Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе К. Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасы уздырылды. 17 март көнне узган конкурс гомуми урта белем бирү мәктәпләре, лицей, гимназия укучылары, югары уку йортлары студентлары арасында уздырылды. Катнашучылар "Әдәби иҗат" һәм "Фәнни эш" юнәлешләре буенча...

Әлмәт дәүләт муниципаль хезмәт институты инициативасы белән алтынчы ел шагыйрә Г. Тукай исемендәге дәүләт бүләге иясе К. Булатова исемендәге премия тапшыру тантанасы уздырылды. 17 март көнне узган конкурс гомуми урта белем бирү мәктәпләре, лицей, гимназия укучылары, югары уку йортлары студентлары арасында уздырылды. Катнашучылар "Әдәби иҗат" һәм "Фәнни эш" юнәлешләре буенча көч сынашты.

Мөслим гимназиясе I дәрәҗә диплом һәм премия белән бүләкләнде. "Былбыл" иҗат берләшмәсе җитәкче Эльмира Тимергалиева конкурска 6 ел рәттән җиңүчеләр әзерләгән өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Шәхси нәтиҗәләр буенча Мөслим гимназиясенең 6, 8 нче сыйныф укучылары Диләрә Нуриева, Алинә Хәертдинова "Әдәби иҗат" номинациясендә III дәрәҗә Диплом һәм премияләргә ия булдылар (фәнни җитәкчеләре Зөлфирә Шәнгәрәева, Эльмира Тимергалиева). Мөслим гимназиясе укучылары Илүзә Кашапова, Шамил Миннегалиев, Лиана Хәбибуллина, Алия Солтанова, И.Харисова конкурсның лауреатлары булды. Тойгелде, Әмәкәй төп гомуми белем мәктәбе укучылары Зөһрә Минһаҗева, Илүзә Биктаһирова, Айрат Шамс, Наилә Холбутаева катнашучы Дипломнары һәм истәлекле бүләкләр алдылар (укытучылары Рушания Дәүләтова, Резеда Шамсова). Шундый ук диплом һәм буләк ияләре - гимназия укучылары: Зөлфәт Әхмәтҗанов, Сөмбел Галиева, Зөһрә Закирова, Айзат Шәмсетдинов, Сабина Идиатуллина, Айзирәк Исламова, Шөһрәт Мирзамуратов, И.Хафизова, А.Зарипов. Укытучылары Гөлназ Мирзасалихова, Маргарита Идиатуллина, Гөлшат Солтанова, Гөлчәчәк Исмәгыйлова, Зилә Авзалова, Гөлшат Мирзамуратова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама