Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Мөслим даһилары" уены дәвам итә. Җиңүчеләр Свияжск шәһәренә барачак

Апрель ае башыннан "Мизгел" яшьләр үзәгендә эшләүче яшьләр арасында ел саен үткәрелүче "Мөслим даһилары" интеллектуаль уеннарның алтынчы сезоны старт алды. Бу сезонда авыл җирлекләре командаларының активлыгы арту сөендерә. Узган ел үзләрен сынаган Иске Карамалы, Мәлләтамак, Баланлы авыл җирлекләре эрудитлары янына быел Михайловка, Яңа Усы, Рус Шуган, Метрәй, Вәрәшбаш авылы командалары...

Апрель ае башыннан "Мизгел" яшьләр үзәгендә эшләүче яшьләр арасында ел саен үткәрелүче "Мөслим даһилары" интеллектуаль уеннарның алтынчы сезоны старт алды. Бу сезонда авыл җирлекләре командаларының активлыгы арту сөендерә. Узган ел үзләрен сынаган Иске Карамалы, Мәлләтамак, Баланлы авыл җирлекләре эрудитлары янына быел Михайловка, Яңа Усы, Рус Шуган, Метрәй, Вәрәшбаш авылы командалары да өстәлде. Узган елгы чемпионнар - мәктәптән тыш эшләр үзәге, район мәдәният йорты, мәгариф учреждениеләренең яшь директорлары, яшь укытучылар командалары матур уен һәм акыл байлыкларын күрсәтте. Быелгы уеннар Экология елына, Мөслим районы тарихына багышлана. Шулай ук Космонавтика, Җирле үзидарәләр көне кебек матур даталарны да читләтеп үтмәдек. Уеннарга бераз заманча төсмер кертү интеллектуаллар күңеленә хуш килде. Турларның тагын да кызыклы, күңеллерәк оештырылуы хакында әйтә алар. Жюри рәисе - Татарстан халыклары ассамблеясенең Мөслимдәге вәкиле Рушат Солтанов катнашучыларның әзерлекле килүен ассызыклый. Бүген үзәк хастаханә, Сал. Мухан авылы мәктәбе, балалар һәм яшүсмерләр спорт мәктәбе һәм Түбән Табын авыл җирлеге командалары дүртенче ярымфиналга җыела. Уеннар бөек шагыйребез Г. Тукай туган көненә багышлана. Ә ярышларның иң кызуы 5 май көнне финал уенында булачак. Анда дүрт ярымфиналда җиңү яулаган Вәрәшбаш авыл җирлегенең - "Алтын запас", Мәлләтамак җирлегенең - "Кәеф", мәдәният бүлегенең "МАК" командалары һәм бүгенге уенда җиңәчәк команда көч сынашачак. Командаларны һәм җанатарларны 26 апрель көнне 18.00 сәгатьтә "Мизгел" яшьләр үзәгендә көтеп калабыз! Оештыручылар быелгы финалистларга зур бүләк - Свияжск шәһәренә экскурсия эзерли!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев