Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәскәү архитекторлары музейда кунакта

Төрле шәһәрләрдән килгән кунаклар "Мөслим туган як музеен" аеруча ошатып китә. Шушы көннәрдә Казаннан Марат Дәүләтов, Яр Чаллы шәһәреннән Василий Мартынюк белән Елена Тимкина да музейның эшчәнлеге, экспонатлар белән танышты. Мәскәү, Санк-Петербург, Казан шәһәрләреннән килгән бер төркем дизайнерлар һәм архитекторлар да музейдан алган җылы хис-кичерешләрен язып калдырды. Алар аеруча Мөслим...

Төрле шәһәрләрдән килгән кунаклар "Мөслим туган як музеен" аеруча ошатып китә. Шушы көннәрдә Казаннан Марат Дәүләтов, Яр Чаллы шәһәреннән Василий Мартынюк белән Елена Тимкина да музейның эшчәнлеге, экспонатлар белән танышты. Мәскәү, Санк-Петербург, Казан шәһәрләреннән килгән бер төркем дизайнерлар һәм архитекторлар да музейдан алган җылы хис-кичерешләрен язып калдырды. Алар аеруча Мөслим төбәгенең 18-19 нчы гасырлардагы көнкүреше белән кызыксындылар һәм якыннан таныштылар. 13 март көнне музейда "Галиәскәр Камал" татар дәүләт академия театрының күренекле фотографы Рифкать Якупов та булды. Кунак үзенә ошаган экспонатларны фотога төшерде. "Татар халкының борынгы яшәеше үзенчәлекле экспонатларда гәүдәләндерелә. Музеегыз - сезнең горурлык!" - диде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев