Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Миграция пункты хезмәтләр интернет аша ничек башкарырга?

Россия Эчке эшләр министрлыгының Миграция пункты тарафыннан күрсәтелүче дәүләт хезмәтләренең барлык төрләренә дә мөраҗәгатьне Дәүләт хезмәтләре сайты аша электрон рәвештә бирә алу турында хәбәр иткән идек инде.

2016 елның 6 сентябреннән бүгенге көнгә кадәр шундый 95 мөраҗәгать кабул ителгән. Мөраҗәгать төрләренә килгәндә: 20 яшь тулгач паспорт алыштыру турында - 42, 45 яшь тулгач алыштыру буенча - 36, яшәү урынын алыштыру буенча - 5, фамилия алыштыру нәтиҗәсендә паспорт алыштыру буенча - 8, паспорт бозылу нәтиҗәсендә - 4 мөраҗәгать кабул ителгән. Район миграция хезмәткәрләре аеруча 14, 20, һәм 45 яшь тулгач, паспорт алыштырырга соңга калмаска кисәтәләр. Чөнки яшь тулу белән 30 көн үткәнче миграция хезмәтенә килергә кирәк. Ә кайбер гражданнар бирегә 31 көндә мөраҗәгать итәләр. Бу очракта сезгә административ беркетмә төзеләчәк. Шуңа күрә дә паспорт алыштыру яшенә җитү белән миграция хезмәтенә мөраҗәгать утыз көннән дә соңга калмый мөраҗәгать итегез.

Тагын бер кат исегезгә төшерәбез, Россия Эчке эшләр министрлыгының Миграция пункты тарафыннан күрсәтелүче дәүләт хезмәтләренең түбәндәге төрләренә Дәүләт хезмәтләре сайты аша электрон рәвештә түбәндәге мөраҗәгатьләр кабул ителә:

- Россия Федерациясе территориясендә Россия гражданины шәхесен раслаучы Россия Федерациясе гражданины паспортын бирү һәм алыштыру буенча;

- Россия Федерациясе чикләрендә яшәү һәм тору урыннары буенча Россия Федерациясе гражданнарын теркәү учеты буенча;

- Россия Федерациясе гражданнарына ирекле дәүләт дактилоскопиясе үткәрү буенча;

Россия Федерациясендә миграция учеты башкару буенча дәүләт хезмәтләре күрсәтү тәртибе: гражданнарга Мөслим авылы, Пушкин урамы, 91 йорт адресы буенча урнашкан күпфункцияле үзәктә аңлатыла. Анда сезне "Единый портал государственных и муниципальных услуг (функций)" (www.gosuslugi.ru) федераль дәүләт мәгълүмат системасында теркәячәкләр. Үзең белән паспорт, СНИЛС булу кирәк. Аннан соң интернет-мөрәҗәгать рәвешендә, "Единый портал государственных и муниципальных услуг (функций)" (www.gosuslugi.ru) федераль дәүләт мәгълүмат системасында махсус форма тутыру юлы белән өстә күрсәтелгән дәүләт хезмәтләрен алуга заявка калдырасыз.

Ниндидер сәбәпләр белән дәүләт хезмәтләре алуга заявканы интернет аша электрон рәвештә калдыра алмаган очракта, сезгә район эчке эшләр бүлегенә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Анда сезгә дәүләт хезмәтләрен дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр сайты аша (www.gosuslugi.ru) электрон рәвештә алуга заявка калдырырга ярдәм итәрләр.

Район миграция хезмәте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама