Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Җәмигъ мәчетендә узган бәйгедә мәдрәсә укучылары катнашты

20 нче ноябрь көнне Әлмәт шәһәренең Җәмигъ мәчетендә мәктәп яшендәге балалар өчен Әхмәдһади Максудиның "Гыйбадәте исламия" китабы буенча бәйге узды.

Октябрь аенда һәр районда уздырылган беренче турда җиңү яулаган балалар төбәк турында катнашырга килделәр. Әлмәт казыятенә караган Әлмәт, Зәй, Сарман, Чирмешән, Мөслим районнарыннан 30 дан артык укучы катнашты. 5 җиңүче билгеләнеп, аларның икесе Әлмәт шәһәреннән, өчесе Мөслимнән булдылар. Мөслимлеләрдән: кызлар арасында Камилә һәм Гаишә Габдрахмановалар, малайлар арасында Моратов Габдулла призлы урын яуладылар. Алар Казанда узачак өченче - республика күләм турда катнашу бәхетенә ирештеләр.
Әлмәттә узган бәйгедә җиңүчеләргә зур бүләкләр һәм һәр катнашучыга тәмле күчтәнәчләр бирелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев