Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

"Җәмигъ" мәчетен төзүдә мөслимлеләр ярдәме мөһим рольне уйный

Бер ел элек Мөслим җирлегендә "Җәмигъ" мәчет төзелешенә нигез салынды. Манарасы, якынча, 30 метр биеклектә, ә мәйданы 800 кв. метрдан артыграк булган әлеге мәчетнең ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым булган ике намаз залы җәмгысе бер меңгә якын кешене сыйдырачак. Бүгенге көндә эчке эшләр төгәлләнеп килә. Гөмбәзе ясалып бетте, ишекләре һәм...

Бер ел элек Мөслим җирлегендә "Җәмигъ" мәчет төзелешенә нигез салынды. Манарасы, якынча, 30 метр биеклектә, ә мәйданы 800 кв. метрдан артыграк булган әлеге мәчетнең ирләр һәм хатын-кызлар өчен аерым булган ике намаз залы җәмгысе бер меңгә якын кешене сыйдырачак. Бүгенге көндә эчке эшләр төгәлләнеп килә. Гөмбәзе ясалып бетте, ишекләре һәм тәрәзә тупсалары куелды, идәннәргә һәм тәһарәт бүлмәләренә плиткәләр беркетелде, стеналар бер кат буялды. Бу эшләрнең барысы да Мөслим халкының һәм кайткан кунакларның, аерым иганәчеләрнең ярдәме белән башкарыла. Берәүләре матди чыгымны күтәрә; икенчеләре, кулыннан килгәнчә, физик көче белән булыша; өченчеләре исә һәр көн ихлас догаларын кыла. Мәчет төзүдәге чыгымның бер өлешен аерым эшмәкәрләр күтәрсә, бер өлешен кибетләргә куелган махсус әрҗәләрдән кергән садака акчасы каплый. Хастаханәдә, "Рамазан", "Пятерочка", "Магнит", "Ләззәт" кибетләрендә барлыгы алты садака әрҗәсе тора. Гыйнварда аларның барысыннан 15 мең сум күләмендә садака акчасы җыелган булса, февраль аенда ул 18 мең сумга җитте. Бу акча гөмбәз өчен лампа алуга, эш хакы түләүгә тотылды. Изге эштә катнашырга теләүче ир-егетләребез өмәләргә килделәр. Мәчет-мәдрәсәләрдә гыйлем алучы хатын-кызларыбыз да берничә мәртәбә идәннәрне юып киттеләр. Коръән ашларын үткәрүчеләр арасында да үз садакаларын тулысынча мәчет төзелешенә тапшыручылар шактый булды. Аллаһы йорты өчен биргән малларыгыз, кылган тырышлыкларыгыз тормышыгызга - шатлык, байлыгыгызга - бәрәкәт, күңелләрегезгә тынычлык биреп, үзегезгә артыгы белән әйләнеп кайтса иде. Мәчетебездә эшләнәсе эшләр шактый әле. Алдыбызда утларны көйләп бетерү, түшәмнәрне ясау, баскычны төгәлләү, келәм җәю, бүлмәләрне җиһазлау һ.б. мөһим эшләр тора. Аларның барысы да, әлбәттә, матди чыгымнар таләп итә. Келәм өчен генә дә якынча 700 мең сум акча кирәк. Бәясе, күргәнегезчә, аз түгел. Ләкин шул ук вакытта, бу изгелек кылырга теләүчеләр өчен тагын бер зур форсат. Мәчет келәменә аз гына булса да өлешең керә икән, шул келәмдә кылынган һәр гыйбадәт, һәр сәҗдә хисабы белән сиңа әҗер-савап, изгелек язылып барачак. Оҗмах келәмнәрен сатып алу мөмкинлеге бу, туганнар! Көчебездән килгән кадәр, катнашырга тырышыйк! Аллаһ Раббыбыз һәрбарчабызга иман байлыгы, саулык-сәламәтлек, гаилә бәхете бирсен! Ике дөньяда да бәхетле булырга насыйп әйләсен! Белешмә өчен телефон: 89372904994 Мөслим "Җәмигъ" мәчете имам-хатыйбы Габделкәрим хәзрәт Моратов

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев