Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мәдәният бүлегенең 2015 елда башкарылган эшләре

Узып баручы елда Туган якны өйрәнү музеена - реконструкция, район үзәк китапханәсенә заман таләпләренә туры китереп ремонт ясалды. Мәлләтамак авылы мәдәният йортында хөкүмәт программасы нигезендә 200 урынлы мәдәният йорты төзелде. Иске Карамалы мәдәният йортында Президент программасы буенча капиталь ремонт үтте, Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортына 450 канәфи кайтты. Матди-техник...

Узып баручы елда Туган якны өйрәнү музеена - реконструкция, район үзәк китапханәсенә заман таләпләренә туры китереп ремонт ясалды. Мәлләтамак авылы мәдәният йортында хөкүмәт программасы нигезендә 200 урынлы мәдәният йорты төзелде. Иске Карамалы мәдәният йортында Президент программасы буенча капиталь ремонт үтте, Зифа Басыйрова исемендәге район мәдәният йортына 450 канәфи кайтты. Матди-техник базаны ныгыту белән бергә, иҗат уңышларыбыз да бар. Балалар сәнгать мәктәбенең "Якты йолдыз" театр коллективы, "Иделкәем" республика конкурс-фестивалендә гран-прига лаек булды. Район мәдәният йорты каршында эшләүче халык театры "Идел-йорт" республика фестивалендә өченче урынны алды. Сәнгать мәктәбенең "Мөслим бизәкләре" бию коллективы Санкт-Петербургта узган Халыкара фольклор конкурсында һәм Бөтенроссия ачык патриотик фестиваль-конкурсында жиңү яулады. Район мәдәният йортының автоклуб җитәкчесе Илфират Зәйниев, мәдәният-сәнгать өлкәсендә иң яхшы хезмәткәр буларак, ТР хөкүмәте грантын алды. Балалар сәнгать мәктәбенең тынлы оркестры да ТР Мәдәният министрлыгы грантына лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев