Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Линар Сафин: "Шоферларның юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәве, юлларны саклавы кирәк"

Район хакимиятенең видеоконференцияләр залында, журналистлар өчен республикада юл төзелеше эшләрен йомгаклауга багышланган брифинг узды. Аны республиканың транспорт һәм юл төзелеше министры Линар Сафин алып барды.

Саннардан күренгәнчә, ел дәвамында 1000 километрдан артык юлда эш башкарылган. 160 километр озынлыкта яңа юллар салынган, 450 километрда төзекләндерү эшләре башкарылган, 69 гаилә фермасына юллар салынган, 144 мәктәп маршруты тәртипкә китерелгән. Юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатында 600 километр юлда яктырту эшләре башкарылган. Муниципаль район территорияләрендә 3000 гә якын юл билгеләре, махсус киртәләр куелган, тротуарлар салынган. Күп фатирлы йортлар ишегалларында юллар салу буенча да күп эш башкарылган. Министр: "Шоферларның юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәве, юлларны саклавы кирәк. Моңа без беренче чиратта сезнең ярдәм белән ирешәбез", - диде министр, журналистларга мөрәҗәгать итеп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев