Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Кышкы туризм

Тизлек тә, осталык та сынала Мәгариф идарәсе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырган кышкы туризм бәйгесенә сигез команда килгән иде. Яңа Усы мәктәбе командасы исә ирекле катнашучы буларак көч сынашты. Кышкы туризм ярышы кызыклы иде: куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгән хәлдә боз өстеннән чыкканнан соң, таудан акрынаеп төшү; зонада тукталып алу (спуск...

Тизлек тә, осталык та сынала

Мәгариф идарәсе һәм мәктәптән тыш эшләр үзәге оештырган кышкы туризм бәйгесенә сигез команда килгән иде. Яңа Усы мәктәбе командасы исә ирекле катнашучы буларак көч сынашты. Кышкы туризм ярышы кызыклы иде: куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгән хәлдә боз өстеннән чыкканнан соң, таудан акрынаеп төшү; зонада тукталып алу (спуск с торможением и остановкой в зоне); чаңгыда йөрүнең берничә алымын кулланып, үр менү; учак ягу; топографик билгеләрне уку; беренче медицина ярдәме күрсәтү һ.б... Судьялар команда членнарының бердәм эшләвенә дә, куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәүләренә дә, биремнәргә дөрес һәм төгәл җавап бирүләренә дә игътибар итте.

"Әгәр белгән булсам!"

Укучылар чаңгы шууга кагылган өлешләрне бик тиз һәм кагыйдәләр нигезенә туры китерергә тырышып башкардылар. Медицинага кагылышлы сорау һәм биремнәрне үтәүдә бик осталар булган кебек, авырыксынып җавап кайтаручылар да бар иде. Топографик билгеләрне уку буенча да кайбер командаларга иң күп штраф очко эләкте. Бирем кәгазен алгач кына: "Их, без моны күптән түгел генә үттек бит!" - дип уфтанучылар шактый булды.

Кем беренче?

Туристик лагерь территориясен әзерләү, палатка кору (икенче сүз белән әйткәндә, бивак), ризык әзерләү кебек мәшәкатьләр дә командадан бердәмлек таләп итә. Ни сәбәпледер, Мөслим урта мәктәбе командасы бу биремнәрне үтәүгә, гомумән, әзерләнмәгән булып чыкты. Аларны лицей командасы «шефлыкка алып»: аш һәм чәй белән сыйлады. Күбәк, Әмәкәй, Олы Чакмак мәктәпләре командаларының биваклары кагыйдәләргә җавап бирә иде, урыннар да шушы ук тәртиптә билгеләнде. "Контроль туристик маршрут" дип исемләнгән бәйгедә җиңүне Әмәкәй мәктәбе командасы (тренерлары - Рамил Әхмәтов) яулады. Икенче урында - Мари Бүләр (Константин Шамукаев), өченчедә - Олы Чакмак командасы (Сирена Фәсхиева). Барлык нәтиҗәләр буенча Әмәкәй урта гомуми белем бирү мәктәбе командасы беренчелекне алды. Икенчедә - Олы Чакмак, өченчедә - Күбәк мәктәбе командасы (Флорес Ханнанов). Җиңүчеләр мәгариф идарәсенең һәм мәктәптән тыш эшләр үзәгенең истәлекле бүләкләре һәм Мактау грамоталары белән бүәкләнде. Ярышларны әзерләүдә ярдәм күрсәткән укытучылар - Ренат Хаҗиев, Александр Митюшкин, Владимир Леснов, Сирена Фәсхиева, Эльмир Айгильдин мәктәптән тыш эшләр үзәгенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Арбаны - кыштан...

Ахырдан җитәкчелекнең җаваплылыгы турында берничә сүз әйтү кирәктер. Кайбер мәктәпләр, вакытның кысанрак булуын сәбәп итеп, бәйгедә катнашмады. Ярыш барышында кайсыбер командалардагы әзерлекнең канәгатьләнерлек булмавы да күзгә ташланды. Табынның, территориянең хуҗаларча (ә бәлки, "хатын-кыз күзлегеннән карап, туплап" дип әйтү урынлы булыр) хәстәрләнмәве борчылдырды. Шул ук вакытта Күбәк мәктәбе командасы өстәл алып килеп, самавырда чәй кайнатты. Табын түрен чәчәкләр букеты бизәп торды. Флорес Габделҗәмиловичның Жюрины баянда уйнап, җыр белән каршы алулары ямь өстенә ямь булды. Әмәкәйлеләр аш-су әзерләүчегә ак халат та кидергәннәр хәтта. Кимчелекләр булса да, кышкы туризм бәйгесендә катнашкан укытучыларга, укучыларга чын күңелдән рәхмәт белдерәбез. "Беренче коймак төерле була" дигән әйтемне истә тотып, агымдагы елның май аенда узачак җәйге туризм бәйгесенә итәк-җиңнәрне алдан җыя башларбыз, дип ышаныйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев