Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Күпкатлы йортлар ишегалдында ремонт эшләре бара

Вахитов урамындагы күп квартиралы йортлар ишек алдында юл ремонтлау эшләре бара. Биредә "Мост" җәмгыяте юл салу һәм тротуарлар ясау белән шөгыльләнәләр. Шулай ук биредә 5 машина кую урыны һәм балалар өчен уен площадкасы да ясалачак. Мунча бинасы алдында машиналар кую өчен парковка ясалган. Вахитов урамында төзелеп килүче 12 һәм 18...

Вахитов урамындагы күп квартиралы йортлар ишек алдында юл ремонтлау эшләре бара. Биредә "Мост" җәмгыяте юл салу һәм тротуарлар ясау белән шөгыльләнәләр. Шулай ук биредә 5 машина кую урыны һәм балалар өчен уен площадкасы да ясалачак. Мунча бинасы алдында машиналар кую өчен парковка ясалган.

Вахитов урамында төзелеп килүче 12 һәм 18 квартиралы ике йортта эшләр дәвам итә. Биредә һәр квартирага ишекләр куела, ванна, тәрәзә һәм ишек откосларын штукатурлыйлар. Су, канализация линияләре сузылган. Актанышның "Техстройгаз" оешмасы бригадасы газ кертү өчен торбалар урнаштыралар. Әлеге ике йорт та оешманың шәхси акчаларына салына

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев