Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Файдалы мәгълүмат

Көздән казу кирәкме?

Агрономнар элек бу эшне мәҗбүригә санады. Соңгы елларда исә җирне көзен йомшарту зыянлы дигән фикергә килгәннәр.

Җир белгечләре фикеренчә, туфракны тирән итеп, җирнең астын-өскә әйләндереп казу грунтның төзелешен боза. Ә туфрак микроорганизмнары исә, гумус аркылы тирәнгә төшеп китеп, кислород җитмәүдән һәлак булалар. Моннан тыш, актарылган җирне җил “ашый”.
Әмма безнең халык моңа карап тормый. Чүп үләннәрен бетерү максатында, җирне әйләндереп капламыйча гына казып чыга. Галимнәр, грунт суларына якын, балчыклы бакчаны көзен казырга кирәк дигән фикерне дә җиткерә. Моны көзге яңгырлар башланганчы эшләргә кирәк. Шулай да җирне 15 сантиметрдан да тирәнрәк казырга кирәкми. Җиңел, көпшәк, комлы туфракны көзен казудан мәгънә юк, тырмалап чыгу да җитә.

Фото - ru.freepik.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев