Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Корбан гаете картлар һәм инвалидлар йортында зурлап узды

Изге корбан гаете көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар йортына килүче кунаклар күп булган. Биредән хәбәр итүләренчә бу көнне "Мәлләнефть" җәмгыяте генераль директоры Марат Таҗиев биредә тәрбияләнүче өлкәннәргә корбан ите китергән. Һәр елны әлеге җитәкче корбан гаетендә биредә тәрбияләнүче өлкәннәргә шундый игелек күрсәтә. Шулай ук бу көнне Олы Чакмактан Әхияр Вәлиев,...

Изге корбан гаете көнне Мөслим картлар һәм инвалидлар йортына килүче кунаклар күп булган. Биредән хәбәр итүләренчә бу көнне "Мәлләнефть" җәмгыяте генераль директоры Марат Таҗиев биредә тәрбияләнүче өлкәннәргә корбан ите китергән. Һәр елны әлеге җитәкче корбан гаетендә биредә тәрбияләнүче өлкәннәргә шундый игелек күрсәтә. Шулай ук бу көнне Олы Чакмактан Әхияр Вәлиев, Ильфак Моратов, Мөслимнән Рәмзия Бәдертдинова чәй тәмнәре, Мөслимнән - Альберт Сәрвәров, Рөстәм Шәнгәрәев, Данияр Халиуллин, Алгиз Шәймарданов, Нәфис Хафизов, Илнар Ягудин, Ләйлә һәм Риф Харисовлар, Рәмзия Һәм Иршат Әхметовлар, Торыштан Мирхәт Габидуллин, Мәллә - Тамак авылыннан Илдар Шәяхмәтов, Әмәкәйдән Ринат Шәмсиев, Тойгелдедән Занур Гыйләҗев, Яр Чаллы шәһәреннән Камил Нәбиуллин һәм Актаныштан Раушания Галимова корбанга чалынган сарык итеннән күчтәнәчләр китергәннәр. Игелек һәм ярдәмнәре өчен барлык шәфкать ияләренә рәхмәтләребезне җиткерәбез, дип хәбәр итәләр район картлар һәм инвалидлар йортыннан.

Фото Мөслим редакция архивыннан алынды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев